Районның иң яхшы мәктәпләре төрле номинацияләрдә билгеләнде

17 Август, 2017 - 15:04

Педагогларның август киңәшмәсе көнендә районның мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү эшчәнлегенә йомгак ясалды. Ведомствоара комиссия карары белән ун учреждение төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды һәм аларның җитәкчеләре билгеләнде. Хәзер аларны барлап үтик:

„Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында яңа уку елына әзерләү буенча яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә Уразай урта мәктәбе;

„Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында яңа уку елына әзерләү буенча яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә „Буратино” балалар бакчасы;

„Спорт эшен оештыруда яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә Иске Тимкә урта мәктәбе;

„Балаларның җәйге ялын оештыруда яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә Сәйтәк урта мәктәбе;

„Укучылар арасында һөнәри юнәлешне оештыруда яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә Югары Карыш урта мәктәбе;

„Укыту-тәҗрибә участогы эшен оештыруда яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә Нөркә урта мәктәбе;

„Туклануны оештыруда яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә 1нче Иске Балтач урта мәктәбе;

„Укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә 2нче Иске Балтач урта мәктәбе;

„Предмет-киңлек мохитен оештыруда яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә Көмьязы авылындагы балалар бакчасы (барлык мебель, уенчыклар, дидактик материаллар ата-аналар һәм педагоглар кулы белән эшләнгән, аларның акчасына сатып алынган);

„Милли мәдәниятне үстерүдәге яхшы мәгариф оешмасы” номинациясендә Түбән Иванай урта мәктәбе җиңүче дип табылды.

Тиздән белем көне җитә. Һәр мәгариф учреждениесе эшчәннәренә яңа уку елы яңа шатлыклар һәм ачышлар бүләк итүен телик.