Көндәшле авылыннан Хиҗәповлар гаиләсе „Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнде

17 Август, 2017 - 12:01

Бу медаль белән гаилә стажлары 25 елдан ким булмаган, гаилә учакларының ныклыгы ягыннан якташлары арасында билгелелек яулаган, мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән мохиттә җәмгыятькә лаеклы балалар тәрбияләгән, уңышларга ирешкән гаилә парлары бүләкләнә.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Көндәшле авылыннан Мәгадия һәм Хәниф Хиҗәповларга шундый медаль тапшырды.

Мәгадия Муллагали кызы 40 ел дәвамында Көндәшле урта мәктәбендә башлангыч класслар укыта. Фидакарь хезмәте район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән билгеләнә. 1987 елда Өченче дәрәҗә хезмәт даны ордены белән бүләкләнә.

Мәгадия Хиҗәпова 17 ел Көндәшле урта мәктәбенең профсоюз оешмасын җитәкли, Башкортстан укытучылары съездында катнаша.

Хәниф Галләм улы Көндәшле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 33 ел гомерен Көндәшле подстанциясендә водитель эшенә багышлый. Бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның күкрәген „Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесе, „В.И. Ленинның тууына 100 ел” медале бизи.

Хиҗәповлар өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген дүрт оныклары сөенечен уртаклашып гомер итәләр.