„Укытучы-педагог — киләчәкне төзүче ул”

17 Август, 2017 - 10:37

Район педагогларының традицион август киңәшмәсендә Республика Башлыгы Хакимияте вәкиле, республиканың торак һәм төзелеш күзәтүе дәүләт комитеты рәисе Илдар Шафиков, республика Мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Галина Давыдова, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

Киңәшмәдә катнашучыларны 1нче Иске Балтач урта мәктәбе пионерлары сәламләгәннән соң Илгиз Әхвәс улы кереш сүз белән чыкты. Бүгенге көндә мәгарифтәге төп өстенлекне белем сыйфаты дип билгеләде ул. Ә сыйфат нәтиҗәлелектә чагылыш таба. 2016-2017 уку елында район укучылары арасында туган телләрне өйрәнүчеләрдән башка региональ олимпиадаларда җиңүчеләр булмавына аерым тукталды район җитәкчесе.

—Безгә белемле идарә итүчеләр кирәк. Аларны әзерләү өчен мәктәп директорларына иң элек профильле класслар ачу дөрес адым булачак, — дигән тәкъдимен кертте Илгиз Әхвәс улы.

Районда урнашкан Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы җитәкчелеген заманча технологияләрне үзләштереп, фәнни нигезләргә таянып эш итәргә, дөрес һөнәри юнәлеш җәелдерергә чакырды.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмованың докладында ел дәвамында яуланган уңышлар, күзәтелгән җитешсезлекләр ачык һәм аңлаешлы итеп күрсәтелде.

Мәктәпкәчә белем бирү, башлангыч, гомуми, өстәмә белем бирүдәге мөмкинлекләр, тормышка ашырылган яңалыклар, яуланган уңышлар барлык дәрәҗәдәге эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген билгели.

—Укытуда яңа стандартлар кертелүе бу өлкәдәге кайбер юнәлешләрне үзгәртте. Мәктәпләрнең инновацион стратегик үсешен „Уңышлы мәктәптән — уңышлы укучыга” дип билгелибез. Узган уку елында яңа стандартлар буенча укыган балаларның өлеше гомум укучылар санына карата 64,1 процент тәшкил итте. Яңа уку елында барлык мәктәпләрнең 1—7 сыйныфларында һәм 1нче, 2нче Иске Балтач, Түбән Иванай урта мәктәпләренең 8нче сыйныф укучылары шушы стандартлар буенча укыячак, — диде Зәлифә Әфләх кызы.

Докладта билгеләнүенчә, бүгенге мәктәп барлык категория (шул исәптән, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән) балалар өчен дә ачык, мобиль система. Узган уку елында бу категория укучылар өчен мәгариф учреждениеләрендә мөмкинлекләр булдыруның күп санлы мәҗбүри таләпләрен үз эченә алган федераль стандартлар кертелә башлаган. Ул шартлар киләчәктә акрынлап камилләштереләчәк һәм мәктәпләрнең материаль әзерлеге тәэмин ителүгә тиешле кадрлар тупланачак. Әлегә „Уңайлы мохит” дәүләт программасы чикләрендә 2нче Иске Балтач урта мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балаларга сәламәтлек ягыннан чикләүләр булмаган укучылар белән бергә белем алуның барлык шартлары да булдырылган.

Докладның үзәк өлеше тәрбия темасына багышланды. Районда рухи-әхлакый буын тәрбияләү, туган җирнең патриотларын әзерләү буенча күп эшләнә. Бу уңайдан муниципаль дәрәҗәдәге максатчан программалар тормышка ашырыла. 800дән артык бала „Башкортстан пионерлары” республика балалар җәмәгать оешмасына җәлеп ителгән. Яшәеш нигезләрен тәэмин итү фәнен өйрәнүдә үзләштерелгән нигезләрне тормышта ныгыту йөзеннән хәрби-кыр җыеннары, ике ел рәттән „Зарница” республика хәрби-спорт уены безнең районда үткәрелүе башкарылган эшләрнең бер өлеше.
Укучыларның спорттагы уңышлары, өстәмә белем үзләштереп яңадан-яңа юнәлешләрдә үсешүе турында мәгълүматлар киңәшмәдә катнашучыларда кызыксыну уятты.

Фикер алышуларда катнашкан 1нче Иске Балтач урта мәктәбе директоры Фәнис Шәймөхәмәтовның чыгышы Зәлифә Мәгъзүмованың докладын тулыландырды. Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә туган як краен өйрәнү, үз җиреңнең патриоты итеп тою хисен уятуның роле әйтеп бетергесез зур булуын билгеләде Фәнис Әхнәф улы.
Милли-этник культурасын белгән, туган җирендә төпләнеп яшәргә теләгән, үз фикерен белдерә, иҗади фикерли белгән яшьләр тәрбияләү максаты 1нче Иске Балтач урта мәктәбендә алгы планга куелган.

Сүзне Республика Башлыгы Хакимияте вәкиле Илдар Марат улы дәвам итте.
—Район яшьләре киләчәккә юнәлеш тота. Мин моны мәдәният сарае фойесындагы күргәзмәдә ачык тойдым. Ата-бабаларыбыздан калган кәсепләрдән алып, роботларга кадәр коралар. Һәм бу шулай булырга тиеш тә. Җәмгыять үзгәрә. Үзем һөнәрем буенча төзүче. Педагогларны киләчәкне төзүчеләр итеп күрәм. Мәктәптә, югары мәктәптә бала, яшьләр теоретик белем ала. Ә производствода алар кабат өйрәнәләр. Белгеч булып өлгергән яшьләрдә эшләргә теләк уяту, яшәүгә кызыксыну тойгысы тергезү педагогларның бурычы, — диде Илдар Марат улы һәм районда кискен торган укыту урыннарының җитешмәвенә тукталып, киләчәктә аны берлектә хәл итәргә ышаныч белдерде.

Галина Михайловна да сүзне районда балаларга өстәмә белем бирү юнәлешендәге уңай эшләрдән башлады. Бүгенге көндә гомум укучылар санының 74,8 проценты өстәмә белем алуга җәлеп ителгән һәм ул еллар дәвамында тотрыклы саклана. Шул ук вакытта авылларда туучылар саны кимүе күзәтелә. Бу беренче чиратта яшьләрнең эшче һөнәрләрне күпләп сайламавы, яшь кешеләрнең туган җирләрендә төпләнмәвенә бәйле, дип билгеләде Мәгариф министрлыгы вәкиле.

Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжына бу юнәлештә эшне җәелдерергә, моның өчен биредә мөмкинлекләр булуына аерым тукталды Галина Михайловна. Үз эченә ике филиалны берләштергән колледж заман белән бергә атларга — алдынгы технологияләр өчен эшче көчләр әзерәргә тиеш. Биредә яшьләр үзләштерәчәк барлык һөнәрләр буенча лицензияләр алынган.

—Балалар үзләре яшәгән җирдә укырга тиеш. Яшьләрнең читкә күченүе бүген аеруча актуаль. Авыл хуҗалыгы колледжы нәкъ шушы мәсьәләне хәл итү өстендә эшләргә тиеш, — диде Галина Давыдова.

Киңәшмәнең икенче өлешендә Илгиз Әхвәс улы үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдәге нәтиҗәле хезмәтләре, конкурс һәм олимпиада җиңүчеләре әзерләгәннәре өчен бер төркем укытучы, педагогларга һәм тәрбиячеләргә район Хакимиятенең һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Киңәшмәнең иң дулкынландыргыч мизгеле, мөгаен, дистә еллар дәвамында рәхмәтле һәм игелекле укытучы хезмәтенә тугры калган, бүген хаклы ялга туктаган ветераннарны һәм яңа гына белгечлек алып туган якларына эшкә кайткан яшь кадрларны хөрмәтләү минутларыдыр. Педагогик хезмәт ветераннарына алмашка быел ун кыз Башкорт дәүләт университеты һәм аның филиалларын тәмамлап кайтты. Тату, бердәм коллективларда үз кешеләр булып танылып, матур уңышларга ирешеп, эшләреннән сөенеч табып эшләүләрен теләп, алкышлап хөрмәтләде залдагылар яшь белгечләрне.

1нче Иске Балтач урта мәктәбе „Русиядә заман мәгарифенең проблемалары һәм үсешләре” III Бөтенрусия мәгариф форумы йомгаклары буенча „Яхшы авыл мәктәбе — 2017” Бөтенрусия конкурсы лауреаты дипломы белән, ә аның директоры Фәнис Шәймөхәмәтов „Нәтиҗәле директор — 2017” Истәлекле билгесе белән бүләкләнде.

„Буратино” балалар бакчасы шул ук конкурсның „Яхшы мәктәпкәчә мәгариф оешмасы — 2017” дипломы белән, ә бакча мөдире Земфира Ахунова Истәлекле билге белән бүләкләнде.
Аннары районның мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү эшчәнлегенә йомгак ясалды. Ведомствоара комиссия карары белән ун учреждение төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылды һәм аларның җитәкчеләре билгеләнде. (Бу хакта тулырак мәгълүмат белән гәзитебезнең сайтында соңрак танышырсыз).

Киңәшмәгә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев йомгак ясады.

—Хөрмәтле балтачлылар, кунаклар! Бүгенге ачыктан-ачык сөйләшүдә катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Бу өлкәдә эшләнеп бетмәгән эшләрне киләчәктә берлектә төзәтербез. Җәмгыять үзгәрә, әмма тормыш кыйммәтләре үзгәрешсез кала. Алда барысы да яхшы булыр, дип ышанам. Уңышлар, тырыш, нәтиҗәле хезмәт телим.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.