Иртәгә районның педагогия хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыела

15 Август, 2017 - 10:04

Иртәгә, 16 август көнне, районның педагогия хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсенә җыела.

Узган уку елына йомгак ясалачак, алда торган уку елына яңа бурычлар билгеләнәчәк чарага республика Мәгариф министры Гөлназ Шафикованың килүе көтелә.

Киңәшмәдә катнашачак педагогларга һәм тәрбиячеләргә уңышлар телик!