Үзең яшәгән йортны ничек кадастр исәбенә куярга?

14 Август, 2017 - 16:53

Һәр кешегә күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерү кебек мәшәкатьләрне хәл итәргә туры килә. Бүген без торак йортны кадастр исәбенә куюга кагылган актуаль теманы карап үтәбез. Моның өчен нинди документлар әзерләргә һәм кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында республикадагы Росреестр белгечләре аңлата.

—Беренче чиратта ни өчен кеше үзе яшәгән йортны кадастр исәбенә куярга тиеш, дигән сорауга ачыклык кертик әле...

—Күпчелек милек хуҗалары өй төзеп үзләрен аның тулы хокуклы хуҗалары итеп саный. Ә бит кеше күчемсез милекнең иясе булсын өчен аны юридик яктан рәсмиләштерегә кирәк. Торак йортны кадастр исәбенә куюдан башлау дөрес. Бу киләчәктә күчемсез милек белән үзең теләгәнчә эш итү мөмкинлеге бирәчәк: мәсәлән, сату, бурычка рәсмиләштерү һәм законда каралган башка эшләр эшләү.

—2017 елның 1 гыйнварыннан „Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы 218 санлы Федераль закон көченә керде. Кадастр исәбенә нинди үзгәрешләр кагылды?

—Яңа законга ярашлы, күчемсез милеккә кадастр исәбе һәм аңа хокукларны дәүләт теркәве исәпкә алу һәм теркәүнең бер системасына берләштерелгән. Әгәр дә кайсы да булса күчемсез милек объекты турында мәгълүматлар Күчемсез милекне дәүләт теркәвенең бердәм дәүләт реестрында булмаса, аның күчемсез милек кадастры исәбе һәм дәүләт теркәве бер вакытта эшләнергә тиеш. Бу, әлбәттә, гражданнарга документлар бирү тәртибен сизелерлек гадиләштерә. Торак йортларга карата да шундый ук үзгәрешләр кагылды.

—Кадастр исәбенә кую бүген ничек тормышка ашырыла?

—Төзелгән торак йортларга дәүләт кадастр исәбе һәм хокукларны дәүләт теркәве җир участогының иясе яки участокны торак төзелеше өчен арендага алган кешенең гаризасы буенча бер вакытта эшләнә.

Төзелгән торак йортны дәүләт кадастр исәбенә кую өчен бүгенге көндә техник план да кирәк.

—Ә нәрсә ул техник план һәм аны кемнәр эшли?

—Техник план — күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә кую өчен күчемсез милек объекты турында барлык кирәкле мәгълүматлар күрсәтелгән документ. Техник планны кадастр эшләрен тәмамлаганнан соң кадастр инженеры эшли.
Кадастр инженеры — кадастр инженерларының үз эшен үзе көйли торган оешмасы әгъзасы булган кеше. Кадастр инженеры кадастр палатасы хезмәткәре түгел.
Кадастр инженерларының дәүләт реестры Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтында: http://rosreestr.ru/

Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турындагы законда техник планны әзерләүгә таләпләр дә билгеләнгән.

—Кешегә техник план эшләтер өчен нинди дә булса документлар кирәкме?

—Әлбәттә, кирәк! Дәүләт теркәве турындагы законда техник планны әзерләүгә таләпләр билгеләнгән. Кадастр исәбенә кую озакка сузылмасын өчен техник план төзүгә документлар җыярга кирәк. Булган очракта Техник инвентаризацияләү бюросы әзерләгән техник паспорт, торак йорт урнашкан җир участогына дәүләт теркәве хокукы биргән таныклык кирәк. Торак йортка техник план әзерләү өчен кирәкле төп документ торак йорт төзелешенә бирелгән рөхсәт кәгазе. Өйгә проект документациясе булмаган очракта күчемсез милек объекты турында декларация тутырыла.

—Ә кадастр исәбенә документлар бирү өчен кая мөрәҗәгать итәргә һәм моны кем эшләргә тиеш?

—Техник план эшләнгәннән соң, техник планны кушып, торак йортка дәүләт кадастр исәбе турында гариза белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Торак йорт турында мәгълүматлар Күчемсез милекне дәүләт теркәвенең бердәм реестрына кертелгәннән соң, торак йортка кадастр номеры бирелә һәм аңа милек хокукы теркәлә.

Документлар белән торак йорт урнашкан җир участогының иясе үзе һәм нотариаль ышаныч кәгазе буенча аның вәкиле дә мөрәҗәгать итә ала.

P.S. Капиталь төзелеш объектларының кадастр исәбе — күчемсез милек объекты турында мәгълүматларны күчемсез милекнең дәүләт кадастрына кертү процедурасы. Арытабан бу процедура объект хуҗасына үз милкенә хокукны теркәрү һәм аның белән тулысынча үзе теләгәнчә эш итү хокукы бирә.