Егерме ел мәктәп сукмагыннан...

14 Август, 2017 - 15:31

Иске Тимкә авылында туып-үскән Рита Әннәс кызы Фәйласупова (рәсемдә) мәктәптә яхшы укый. Унберенче сыйныфта белем алганда сыйныфташ кызы Эмма Тимершина белән язгы канкуллар чорында ул вакыттагы Бөре дәүләт педагогия институтына (хәзерге БДУ филиалы) биология фәненнән алдан имтихан тапшырып бәхетен сынап карый.

Кызлар икесе дә имтиханнан „яхшы” билгесе ала һәм урта мәктәпне тәмамлаганда укырга кайда барырга дигән сорау борчымый аларны. Туп-туры шул югары уку йортының билогия-химия факультетына химия һәм рус теленнән кабул итү сынауларын уңышлы үтеп студент тормышын башлап җибәрәләр.

—Мәктәп елларында химия фәненнән укыткан Римма Галим кызы Галиеваның шушы фәнгә кызыксыну уята алганлыгын, нәкъ химия фәне белгечлеген сайлап ялгышмавымны студент елларымның беренче айларыннан аңладым, — дип артта калган күңелле яшьлек елларын искә ала бүген ике дистә еллык педагогик стажга ия мөгаллимә.

Педагогик практиканы Бөре шәһәрендәге 8нче мәктәптә һәм туган мәктәбендә үтә Рита Әннәс кызы. Ә белгеч булып өлгерүгә хезмәт юлын Иске Тимкә урта мәктәбендә башлый һәм бүгенге көнгә кадәр шунда дәвам иттерә.

Укытуда заманча технологияләр кулланып эш иткән, алдынгы карашлы мөгаллимә 2009 елдан укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары эшен дә „җиң сызганып” башкара. Тырыш, тыңлаучан һәм башкаручан укучылары турында да җылы сүзләр генә әйтә Рита Әннәс кызы.

—Ел саен тугызынчы һәм унберенчене тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары Гомум дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнарына химия фәнен сайлыйлар һәм ышанычымны аклап күпчелек ул сынауларны „бишле” билгеләренә тапшыра. Кабул итү имтиханнарына нәкъ шушы фән кирәк булган илебезнең төрле төбәкләрендәге педагогия институтлары, медицина университетлары, медицина академияләре, аграр университетларга укырга кереп уңышлы укып йөргәннәр, уку йортларын тәмамлап шатланып эшләп йөргән элекке укучыларым — горурлыгым, — ди сөенечен яшерми.

Хезмәттәшләре белән килешеп эшли белгән, авылда да, коллективта да абруйлы мөгаллимә гаиләсендә өч балага олы йөрәкле әни. Тормыш иптәше Дамир Җәвит улы белән өч бала үстерәләр. Кызлары Зөһрә әнисе юлыннан атлаган. Башкорт дәүләт университеты Бөре филиалы химия факультетының дүртенче курс студенты. Диләрә 11нче сыйныфка бара. Уллары Саша 4нче сыйныфка күчкән.

Рита Әннәс кызының мәгариф өлкәсендә озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте күп тапкырлар район Хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Быел алтмыштан артык укучы белем алачак Иске Тимкә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары кебек үк, Рита Әннәс кызы да яңа уку елын зур дулкынлану, якты өметләр белән каршылый.

—Үзенчәлекле шартларда үткән җәй айларында күңелләре булганчы ял итеп, көч җыеп мәктәп сукмагыннан атлаячак барлык укучыларга сәламәтлек, яңа уңышлар, түземлекләр телим. Беренче сыйныфка киләчәк нәниләребез мәктәп тормышына тиз арада яраклашып, өйрәнеп, мәктәпне яратып, һәр көнне бәйрәмгә килгән кебек укуга йөрсеннәр, якты уйлар, якты хыяллары аклансын!— дигән теләкләрен уртаклашты.