Булдыклы ир-узаман

14 Август, 2017 - 15:15

Радик Сәлихов (рәсемдә) Иске Балтач авылында туып-үскән ир-егет. Бүген ул район халыкка төрле хезмәтләр күрсәткән, уңышлы эшчәнлек алып барган эшкуарларның берсе.

Егетнең әнисе Мәсүә Фаиз кызы Көнтүгеш авылы кызы иде. Радик Альберт улы җәйләрен әнисенең туган авылында яшәгән абыйларына кайтып, Мата елгасында су коенып, челтер чишмәләрнең көмеш чыңын тыңлап, суын тәмләп авылны йөрәгенә якынайткан кеше. Бала чак, яшьлек еллары эзләрен саклаган Көнтүгешкә мөмкинлек туганда әле дә гаиләсе белән юлланырга тырыша ул.

Туган авылыдай якын күргән Көнтүгештә моннан биш ел элек, 2012 елда, шушы авылдан чыккан авылдашлар үз теләкләре белән акча җыеп чишмәләрне төзекләндерү мәсьәләсен күтәргәч, эшкуар Радик Альберт улы урман эчендәге Киек чишмәне тимердән киртәләп алырга теләк белдерде. Һәм сүзендә торып, электән урманчылар, авыл кешеләре тырышлыгы белән каралып, агачтан әйләндереп алынган чишмәне тимердән киртәләп алды.

—Еллар үткән саен сабый чаклар ныграк сагындыра. Җәйге челләдә салкын суын эчсәң дә, тамакка тимәгән, озак вакытлар бозылмый яхшы сыйфатын саклаган изге чишмәне төзекләндерүгә үз өлешемне кертә алуыма шатмын, — ди ул.

Радик Сәлихов 1990-1992нче елларда Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә хезмәттә була. Без аны фотосурәткә дә быел һава-десант гаскәрләре көне билгеләнгән көндә төшереп алдык.

Булдыклы ир тормыш иптәше Ирина Николаевна белән өч бала тәрбияли.

Туган җир, табигать җанлы булдыклы ир-узаманга арытабангы тормышында да уңышлар, сәламәтлек, шәхси бәхетләр телик!