Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте

11 Август, 2017 - 16:13

Район Хакимияте бинасының утырышлар залында район Хакимиятенең Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте. Аны комиссия рәисе, район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин алып барды. Утырышта комиссия әгъзалары, җирле биләмә башлыклары катнашты.

Шамил Мөккамил улы шушы көннәрдә Бөре районының Үгез авылында балигъ булмаган яшьтәге биш баланың һәм дүрт өлкән яшьтәге кешенең янгында һәлак булуына бәйле фаҗигага бәйле чираттан тыш утырыш үткәрелүен аңлатты.

Янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов райондагы янгыннарга бәйле хәл-торыш белән таныштырды.

Утырыш барышында „уңышсыз” гаиләләрне аерым контрольгә алырга, урыннарда янгын сүндерү техникасына су алу өчен булдырылган махсус урыннарны кабат күздән үткәрергә, „авыр” гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында әйтелде.