„Алтын башак” җәйге савыктыру лагеренда өченче смена тәмамланды

11 Август, 2017 - 15:47

Быелгы җәйдә биредә районның төрле авылларыннан 6-15 яшьлек 200 бала һәм үсмер ял итте, сәламәтлеген ныгытты. Август аенда 14 көн дәвам иткән өченче смена „Яшь спецназчылар”ны җыйды.

Нигездә аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларның лагерьның өченче агымын тантаналы ябу чарасында район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, район мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова катнашты.

Ике взводка тупланган ял итүчеләр тантаналы линейкага тезелгән арада лагерь начальнигы, отставкадагы подполковник Ришат Хиҗәпов белән әңгәмәләштек.

—Беренче, икенче сменада ял итүчеләр күбрәк табигать белән танышсалар, экология юнәлешендә шөгыльләнсәләр, өченче смена профильле юнәлештә оештырылды. Ике атна дәвамында малайлар һәм кызлар хәрби җырлар өйрәнделәр, пневматик винтовкадан атыштылар, Калашников автоматын сүтеп кордылар, „мина” эзләделәр, спорт ярышларында көчләрен сынадылар, ике тапкыр „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексындагы бассейнга барып йөзеп кайттылар, — дип таныштырды Ришат Нурихан улы лагерьда ял итүчеләрнең шөгыльләре белән.

Ял итүчеләр белән өлкән хәрби җитәкче сержант Ришат Зөлкаров, тәрбиячеләр Айгөл Гаянова һәм Лилия Йосыпова, инструкторлар Айрат Садыков һәм Айваз Сафетдинов, психолог Руфина Субушева тырышып эшләгән. „Десантчылар” һәм „Доломит” взводларына берләшкән балаларның үз-үзләрен тотышында һәм тәрбиялелегендә бу ачык күренде.

„Общепит” кулланучылар җәмгыятенең өлкән пешекчесе Зилә Солтанова көн саен балаларны тәмле ризыклар әзерләп сыйлаган.

Сагынып, ямансулап утырырга вакыт та, сәбәп тә булмаган балаларга. Район мәдәният бүлегеннән белгечләр килеп төрле чаралар үткәргәннәр, канцелярия товарлары, татлы күчтәнәчләр бүләк иткәннәр. Балалар иҗаты үзәге педагоглары да күңелле чаралар үткәреп балаларның күңелен күтәргәннәр.

Тантаналы линейкага тезелгән ял итүчеләрне Фирдәвис Гайнел улы һәм Зәлифә Әфлах кызы сәламләде.

—Биредәге хәрби тәртипкә тиз яраклашып, төгәллек һәм тәртипне үзләштерә алуыгызга сокланам. Лагерьдә үткәргән көннәр сезне күп файдалы эшләргә өйрәтте. Аларның алдагы тормышыгызда кирәге чыкса иде, — диде Фирдәвис Гайнел улы.

Зәлифә Мәгъзүмова да балаларны өченче сменаны уңышлы тәмамлаулары уңаеннан ихлас котлады һәм сәламәтлек теләде.

—Уку елы башлангач та якыннарыгызны, укытучыларыгызны, ата-аналарыгызны яхшы тәртибегез, уңышлы эшләрегез белән сөендерегез. Яңа уку елында мәктәпләрдә көтеп калабыз сезне!— диде Зәлифә Әфлах кызы.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары астында лагерьның флагын төшерү хокукы взвод командирлары Алмаз Гайнуллин белән Ильназ Әхәтовларга бирелде.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң балалар һәм үсмерләр матур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Аннары Зәлифә Әфлах кызы лагерь тормышында актив кантнашкан, башкалардан „иң-иң” яклары белән аерылган малай һәм кызларга лагерь җитәкчелегенең Мактау грамоталарын, биредә эшләгән белгечләргә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Балаларның шат авазы көнозыны тынмады.

—Биредә ял итү сезгә ошадымы?— дигән сорауга, бертавыштан:

—Бик ошады! Без монда тагын киләбез әле!— дип җавапладылар.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.