Коллектив килешүләр буенча эшне активлаштырырга

11 Август, 2017 - 09:41

Район Хакимиятендә хезмәт законлылыгы темаларын үтәү мәсьәләләре буенча күчмә семинар үтте.

Семинарның эшендә район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, республика Профсоюзлар федерациясе делегациясе катнашты.

Республика Профсоюзлар федерациясенең хезмәт буенча хокукый инспекторы Ольга Кудрина РФ хезмәт кодексына һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив-хокукый актларга кертелгән соңгы үзгәрешләр турында сөйләде.

Шул ук федерациянең производство-икътисади бүлеге мөдире Ришат Хөснуллин республика һәм районның икътисади күрсәткечләре, БРдагы социаль партнёрлык турында аңлатты.

БР Профсоюзлар федерациясе Рәисе урынбасары, оештыру эшләре бүлеге мөдире Таһир Закиров семинарда катнашучыларны республикада Профсоюзлар бердәмлеге елы чикләрендә профсоюзлар эше үсеше белән таныштырды.

„Профсоюз оешмаларының территориаль берлеге координацион советының райондагы профсоюз оешмалары белән берлектәге эше турында” муниципаль райондагы профсоюз оешмаларының территориаль берләшмәсе рәисе Айдар Хисмәтов сөйләде.

Районда 6 тармак профсоюзы, 3 район профсоюз оешмасы һәм 1700дән артык әгъзаны берләштергән 33 башлангыч профсоюз оешмасы эшли.

„Социаль партнёрлык органнары турында»гы Закон кабул ителү белән социаль партнёрлык, власть органнары, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар белән хезмәттәшлек нигезендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу практикасы кертелгән.

Районда 2015-2017 елларга территорияль килешү төзелгән. Ул республиканың Профсоюзлар федерациясендә килешү үткән һәм республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында теркәлгән. Бу документта һәр якның үзара бурычлары билгеләнгән.

Социаль-икътисади партнёрлык эшендә уңай моментлар белән беррәттән күзәтелгән җитешсезлекләрне дә яшерми әйтте Айдар Ралиф улы. Мәсәлән, кайбер оешмаларда коллектив килешүләр төзүгә теләк булмавы, хезмәт коллективлары Советлары булдыру ягына авышуның күзәлетүе. Ә соңгысы хезмәткәрләрнең социаль якланышын киметә һәм башкалар.

Семинарга Фирдәвис Гайнел улы йомгак ясады.

Киләчәктә профсоюзга яшьләрне күбрәк җәлеп итү, һәр коллективта коллектив килешүләр булдыру һәм аларның тулусынча үтәлешен тәэмин итү, һәр башлангыч профсоюз оешмасына профсоюзларның республикада нәшер ителгән „Действие” гәзитен алдыру, урындагы матбугатта коллективлардагы профсоюз оешмалары яшен яктырткан колонка булдыру турында килешенде.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.