10 Август, 2017 - 15:33

„Балтач таңнары” гәзитенең 21 июлендә Римад Усмановның „Җиләк сатам, кем ала?” дигән мәкаләсе кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Хак язылган сүзләр күпләрне уйландыргандыр, мөгаен. Көнүзәк темада тормыштагы чынбарлык ярып салынган. Ыгы-зыгылы тормышта җиләк җыю вак эш дип санар берәүләр, әмма ул үтә дә мәшәкатьле, бу очракта җилкәнең калын булуы шарт.

Каен җиләге — табигатьнең иң тәмле, файдалы, хуш исле хәзинәсе. Күпме витамин тупланган аңарда. Йөрәк, бавыр, бөер чирләреннән зур дәва. Иммунитетны ныгыта. Салкын тигәндә, матдәләр алмашынуы бозылганда, ашказан авыруларыннан да менә дигән дәва ул. Каен җиләген җыю һәркемнең дә кулыннан килми. Эсселек, чебен, черки. Кемгәдер иелеп җиләк җыюы үтә дә авыр. Юк-юкта өйдәге күләгә, җиләс бүлмәләр искә төшә. Җиләк җыючы чыдам, максатчан булырга тиеш.Иң мөһиме кеше бу эшне яратырга тиеш.

Кемнеңдер 1 сәгать йөргәннән соң хәле бетә, җиргә ятып, су эчә башлый. Кайберәүләр хәйләләшә, булган-булмаган чирләре исенә төшә. Кемнеңдер җиләк җыю өчен тазалыгы җитми. Эшсез йөргән ир-атлар да җиләк җыючы хатын-кызларның кәефләрен төшерә. Җиләк белән тулы чиләкләрне өйгә түкми алып кайтулары да ни тора. Арып-талып аз гына өстим әле дип тагын җыярга уйласаң, чиләгеңне алып китәргә дә мөмкиннәр.
Миңа калса, мин җыйган җиләгемне бернинди очракта да сатмас идем. Чөнки аның вакыты кыска, уңганнар гына аны җыеп өлгерә. Күпме күз нурларыңны, көчеңне сарыф итеп җыясың. Дөнья җитмәсә чама белән яшәү отышлырак.
Эре җиләк кенә сатып алар идек дип ваксыган кешеләргә үзләренә урманга барып җиләк җыярга киңәш итәр идем. Әле бездә урманга керү тыелмаган.

Мин җиләк җыя алган кешегә ихтирам белән карыйм. Кышкы салкыннарда өстәлеңдә берничә төрле җиләктән кайнатма булсын әле. Туңдырылган җиләкләрнең исләре дә кышын башкача.
Каен җиләге— күпъеллык үсемлек, аны таптау, тамырлары белән өзеп җыю, автотранспорт чаралары белән таптау дөрес түгел.
Буй-сыннарыгыз авыр булса да, берничә метр араны җәяү атлау авыр булмас. Җиләккә баруны гаилә бәйрәменә әверелдерегез.

Ә инде миллек әзерләүгә килгәндә, кешеләр агачларга карата да сакчыл булсыннар иде. Агачларны мәсхәрәләп, аларны корытучы кешеләргә „бумеранг” тәэсире хакында фикер йөртергә тәкъдим итәм.
Рифат САФИН.