Башкортстаннан гыйбадәт кылучылар 20 август көнне Хаҗ кылу урынына юллана

9 Август, 2017 - 10:53

Башка дин тотучылар 21, 22 һәм 24 августта оча, дип хәбәр иттеләр республиканың Мөселманнар диния назаратында, дип яза «Башинформ» агентлыгы.

Быел Мәккәдә Башкортстаннан 600гә якын кеше булачак, аларның 300дән артыгы — Башкортстан Мөселманнары диния назараты ягыннан.

«Калган гыйбадәт кылучылар юлламаны үзаллы «Муслим тур» җәваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Русия мөфтиләре советы), «Хадж фонд» җаваплылыгы чикләнгән җәмыяәте (Мөселманнар Үзәк диния назараты) һәм «ДУМ РТ хадж» (Татарстан Республикасы Мөселманнар диния назараты) кебек үзәкләштерелгән Русия мөселманнары оешмалары аша алган», — дип аңлата руханилар вәкиле.

Узган еллардагы кебек дин тотучыларны Башкортстан Мөселманнар диния назараты вәкилләре һәм медицина хезмәткәрләре озатып йөриячәк.

Изге Гарәфә тавына мөселманнар 31 августта күтәрелә. 1 сентябрьдә, Корбан бәйрәме башлануы белән гыйбадәт кылу тәмамлана.

Дин тотучыларга хаҗ кылу ярыйсы ук суммага баса. Бер кеше өчен юлламаның хакы «эконом» яки «стандарт» программасына карап, 115-175 мең сум тора. Мондый турларны алдан сатып алу отышлырак, дип киңәш бирә туристик операторлар.

Изге хаҗ сәфәренә быел Балтач районыннан юлланучылар турында мәгълүматлар юк. Изге сәфәргә юлланачак барлык мөселман кардәшләребезнең юлларын Аллаһы хәерле кылсын!