Рөстәм Хәмитов Уфаның Дим районындагы 161нче мәктәп төзелеше барышы белән танышты

7 Август, 2017 - 11:53

Башкортстан Башлыгы мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнүгә бәйле хәлгә карата үзенең фикерен белдерде. Уфаның Дим районындагы 161нче лицей төзелешен караганда Рөстәм Хәмитов күп сораулар тудырган мәсьәләгә ачыклык кертте.

ХӘБӘРЧЕ: Рөстәм Хәкиевич, республика мәгариф өлкәсендә бер сменадагы укуга күчү өстенлекле бурыч санала. Узган ел йомгаклары буенча беренче сменада укучылар саны өлеше артты һәм 88 процентка тиңләште. Монда федераль һәм республика властьларының берлектәге тырышлыгын билгеләми булмый. Быелгы елда мәктәпләрдә мәктәпләрдлә ике сменада укуны бетерү ничек гамәлгә ашырылачак?

Р. ХӘМИТОВ: Русия Федерациясе Хөкүмәте 2025 елга илдәге барлык мәктәпләрдә бер сменада укытуга күчерү бурычын куйды. Әлбәттә, бу зур ресурслар — яңа объектлар төзелеше сорый. Безнең республикада, белүегезчә, балаларның 88 проценты беренче сменада укый. Әмма бу хәл бүгенге көндә шәһәрдән шәһәргә, муниципалитеттан муниципалитетка тигез туры килми. Иң катлаулы мәсьәләләр шәһәрләрдә, бигрәк тә, Уфада килеп туа.

Балаларны да, ата-аналарны да чын мәгънәсендә иза чиктергән икенче смена мәсьәләсе проблемасы Дим районында кискен тора иде. Балаларның 60 процентка якыны — беренче, ә 40 проценттан күбрәге икенче сменада укый. Әлбәттә, бу нормаль хәл түгел, һәм аңлашыла да: Дим районында мәктәп яшендәге балалар саны 7,5 мең, ә мәктәпләр бары 4,5 мең укучыга исәпләнгән. Дефицит 3 мең ярым урынга.

Быел 1 сентябрьгә Димдә 161нче мәктәп файдалануга тапшырылачак. Анда 1225 бала укырга барачак. Шулар арасыннан беренче сыйныфлар гына сигез класс булачак. Әлбәттә, бу Дим районындагы киеренкелекне кинәт киметәчәк. Аннан тыш та төзергә кирәк икәнлеген аңлыйбыз. Бу мәсьәләне тулысынча ябар өчен, бәлки, Димдә ике мәктәп төзергә кирәктер. Бу бурычны 2025 елга кадәр хәл итәчәкбез. Вакыт бар, әмма аны озакка сузарга теләмибез. Безгә бу мәсьәләне тизрәк хәл итәргә кирәк.

Уфа — икенче смена ягыннан беренче урында торган шәһәр, аннан кала, Стәрлетамак, Салават, Октябрьский, Нефтекама, Сибай шәһәрләре тора. Соңгыларында хәл җиңелрәк, әмма барыбер төзергә кирәк.

Бүгенге көндә без җыйган темплар, федераль һәм республика күләмендәге финанслау бу бурычны тулы күләмдә хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Моны ышаныч белән, икеләнүсез әйтә алам. Артыгын тырышып ташламаска кирәклеген дә онытмаска кирәк, чөнки демография күрсәткечләре кимүгә бара. Әгәр дә биш елдан мәктәпләргә беренче сыйныфка 60 мең бала барса, җиде елдан соң ул сан10 меңгә кимрәк, 50 мең булачак. Сигез яки тугыз ел үтүгә алар 46 меңгә калачак. Шуңа күрә моны акчаларны оптималь куллану белән балансларга кирәк.

ХӘБӘРЧЕ: Рөстәм Зәкиевич, мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнүгә бәйле тема халыкта күп сораулар тудырды. Бу мәсьәләдә эшләр әле ничек тора?

Р. ХӘМИТОВ: Ике атна элек Йошкар-Олада Русия Федерациясе Президенты милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы үткәрде.

Владимир Владимирович туган телләр илебездә яшәгән халыкларның өстенлеге икәнлеген, телләрне сакларга кирәклеген, Конституция һәм Русия Федерациясе законнары туган телләрне тулы күләмдә, бернинди чиләүләрсез өйрәнү хокукы биргәнлеген билгеләде. Шул ук вакытта Президент республиканың тамырдан килгән теле туган тел булмаган укучыларны көчләп укытырга, аларның теләгенә каршы укытырга ярамаганлыгын белдерде. Башкорстан Республикасы Мәгариф министрлыгы республикада туган телләрне өйрәнүгә бәйле хәлне кабат анализлаганнан соң башкорт телен дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнүгә кагылышлы сигезенче һәм тугызынчы сыйныфларның мәгариф планнары нигезенә үзгәрешләр кертергә кирәклеген күрде.

Бу үзгәрешләр федераль дәүләт мәгариф стандартларына һәм туган телләрне өйрәнү алымына башкорт һәм Русия законлылыгын бәйләү, гармонияләштерү дәвам итүгә бәйле дә кертеләчәк.

Мәгариф министрлыгы тиешле приказлар чыгарачак. Шуны әйтәсем килә, бу башкорт, татар, чуваш, башка туган телләрне өйрәнү өлешенә берничек тә кагылмаячак. Бу яклап сәгатьләр кимүгә бәйле хәвефләнергә урын юк.

Без шуны аңларга тиешбез, Башкортстан Республикасында, әлбәттә, башкорт телен саклап калу өчен барын да эшләргә кирәк. Тел куркыныч астында, аны йөртүчеләр күп түгел — миллионнан артык кеше.

Республика власте, республика Хөкүмәте башкорт теленә ярдәм итү өчен барын да эшләргә тиеш. Без бу эшне түбәндәгечә күрәбез: мәктәпләрдә туган телне тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә дәресләр кертүгә булышлык итәргә кирәк. Бу занятиеләрне факультатив вариантында үткәрергә мөмкин. Укытуның мондый формасы сорау белән файдаланачагына ышанам.

Арытабан — башкорт телен электрон вариантта укытуны кертергә кирәк. Бүген М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты моның өстендә эшли. Якын киләчәктә аны республика, хәтта ил күләмендә ирекле рәвештә үткәреп булыр, дип уйлыйм.

Моннан тыш, телне өйрәнергә теләгән укучылар өчен мәктәпләрдә башкорт телен кичке формада укытуны да карарга кирәк. Мондый форма да һәркем файдалана алырлык булырга тиеш.

Өченче буын университетыннан кызыклы тәкъдимнәр килә. Ветераннар үзләренең телләрен камилләштерергә телиләр һәм шундый әзерлек сорыйлар. Бу да бер вариант.

Бер сүз белән әйткәндә, безгә үз телләрен өйрәнергә теләгән кешеләр өчен башкорт, татар, чуваш, мари һәм башка телләрне өйрәнү мөмкинлеген киңәйтергә кирәк.

Бүген барлык уку йортларында туган телләрне өйрәнү өчен шартлар булдырылган. Бернинди чикләүләр, телләрне өйрәнү күзлегәннән тыюлар юк.

Шул ук вакытта туган телне өйрәнү — иң элек ата-ананың сайлавы икәнен дә аңларга кирәк. Бу очракта минем шәхси фикер — башкорт теле безнең республикада дәүләт теле буларак өйрәнелсен, ата-аналар башкорт телен дәүләт теле буларак сайласыннар һәм балалары аны өйрәнү белән килешсеннәр иде. Ата-аналар җәмгыяте бу яклап аңлау табар, дип ышанам.

Телләр темасын сәясиләштерергә, туган телләр тирәсендә конфликтлар булдырырга кирәкми. Каршылыкка барырга ярамый, чөнки бу бик деликат тема. Телне, традицияләрне, гореф-гадәтләрне, халыкларның йолаларын көчләп өйрәтү мөмкин түгел. Шуңа күрә артык сәясиләштерү җәмгыятьнең таркалуына китерә. Гражданнар моңа охшаш эшләрдән сак булсыннар иде. Алай ярамый. Бу кайсы яклап карасаң да хәвефле.

Бу яклап барлык мәсьәләләргә аңлы, тыныч карарга кирәк. Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм: безнең мәктәпләрдә тулы күләмдә туган телләрне өйрәнү мөмкинлекләре булдырылган. Беркем дә, бер бала да бу мөмкинлектән мәхрүм түгел. Баланың хокуклары Конституция белән якланган.

Мәктәп директорларына мөрәҗәгать итеп шуны әйтергә телим: беренчедән, бу темага спекуляциягә юл куярга ярамый. Икенчедән, укытучылар берләшмәсен борчырга (аеруча башкорт теле укытучыларын) ярамый. Башкорт теле укытучыларын эштән җибәрергә ярамый, коллективларны сакларга кирәк, чөнки сәгатьләр киметелми.

Әгәр дә без сигезенче-тугызынчы сыйныфлар турында сөйлибез икән, аларга өстәмә факультативлар кертеләчәк. Бу инде укытучылар өчен нагрузка, нормаль нагрузка. Әгәр дә туган телләрен өйрәнергә теләмәгән төркемнәрне ресурслар һәм укытучылар белән тәэмин итәргә зур булмаган финанслау таләп ителә икән, без ул ресурсларны табабыз. Бездә акча бар. Монда берниниди проблема да була алмый.

Инде ун ел дәвамында федераль һәм региональ мәгариф стандартлары ничек оештырылырга тиешлегенә республика һәм федераль законлылыкка яраклаштыру процессы бара. Хәзер иң мөһиме — аңлы караш булдыру.

Башкорт теле булды, бар һәм булачак. Башкорт телен өйрәнү булды, бар һәм булачак. Өйрәнү күләме күпчелек ата-аналар берләшмәсе карарыннан тора. Әмма шул ук вакытта республикада башкорт телен сакларга һәм аңа төрле яклау чаралары күрсәтергә тиеш булуыбызны да аңлыйбыз. Һәм бу бар яклап карасаң да мөһим.