Китапханә адресын үзгәртә

3 Август, 2017 - 16:48

Штәнде авылы китапханәсе шушы көннәрдә элек башлангыч сыйныф укучылары белем алган бинага күчә. Моның өчен район бюджетыннан 70 мең сумнан артык акча бүленгән.

Күченүнең сәбәбе гади— авыл китапханәсенең күптәннән авария хәлендә булуы. Иске бинаны җылыту кыйммәт, аны ремонтлау да файдасыз. Узган кышта китапханә җылытылмаган. Китаплар бозылмасын өчен китапханәче Зилә Хәмәдуллинага көн саен бинаны җилләтеп торырга туры килгән. Китапханә күченәчәк бинада озак еллар башлангыч сыйныф укучылары белем алган, мәктәп китапханәсе, музей урнашкан булган. Ул бина ике елдан артык буш торган. Китапханәне бирегә күчерү уе күптәннән туса да, матди ярдәм планнарны тормышка ашырырга булышлык итә. Китапханә ике бүлмәдә урнашачак. Берсендә китап киштәләре куелса, икенчесендә уку залы урнашачак.

Ремонт өчен кирәкле материал тупланган. Җылыту системасы өчен радиаторлар да алынган.Ремонт үткәреп, 1 сентябрьгә бирегә күчергә планлаштыралар.

—Китапханәнең мәктәп янында урнашуы отышлы дип саныйм. Укучылар белән төрле чаралар үткәрү өчен дә уңайлы. Китапханә фонды 15 меңнән артык данә китапны үз эченә ала. Шундый зур байлыкның юкка чыгуына юл куярга тиеш түгелбез. Аерым ишекләр куелачак, чөнки бу бинада фельдшер-акушер пункты да урнашкан. Авыруларны борчу килешмәс. Актив укучыларыбыз да байтак. Рәфисә Фәизова, Рима ћәм Илћам Вәлинуровлар, Илүсә Хәмәдуллина, Зөлфия Вәлиевалар белән горурланабыз, —ди китапхәнче Зилә Хәмәдуллина.
Киләчәктә дә китапханә мәгълүмат туплау, авыл халкының аралашу урыны булсын иде.
Рифина НИГАМӘЕВА.