«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә балтачлыларны да актив кушылырга чакыралар

3 Август, 2017 - 10:35

Тиздән белем учакларында „Беренче кыңгырау” чыңлаячак. Укырга барачак балалар арасында башкалар ярдәменә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнгәннәре дә юк түгел. Балалар һәм үсмерләрнең көтеп алган шатлыкларын арттыру йөзеннән районда чираттагы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә.

Ул республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының хатына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

Чараны оештыручылар һәр кешене акциягә кушылырга һәм тормышта катлаулы хәлдә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтергә чакыра. Хәйрия акциясе социаль чараларның берсе ул.

Гуманитар ярдәмнең канцелярия товарлары, язу әсбаплары, дәфтәрләр, рәсем төшерү кирәк-яраклары, балалар иҗаты өчен наборлар (яңа сатып алынган), портфель, дәреслекләр, мәктәп формасы (яхшы сакланган яки яңа) кебек әйберләр рәвешендә китерелүе шарт.

Мәктәпкә җыену өчен кирәк-яраклар Иске Балтач авылы, Мәктәп урамы, 2/1 адресы буенча урнашкан Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтүнең төньяк районара үзәге бинасының 4нче кабинетында кабул ителә. Бәйләнеш өчен телефон: 8 (34753) 2-19-96. Барлык гуманитар ярдәм Балтач районы буенча ведомствоара советта исәптә торган гаиләләргә юнәлтеләчәк. Акциягә 31 август көнне йомгак ясалачак. Чара тәмамлангач актив катнашканнар турындагы информация урындагы матбугатта һәм Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.

Узган елда бу акциядә район Хакимияте „Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте, Иске Балтач беренче һәм икенче, Сәйтәк, Югары Карыш урта мәктәпләре, район мәдәният йорты, „Шифа” аптекасы, юл төзү һәм ремонтлау идарәсе, „Белоснежка” балалар бакчасы, Түбән Сикияз авыл җирлеге, Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы, социаль приют бүлекчәсе акчалата ярдәм күрсәтте. Район мәгариф бүлеге, „Изге уй” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы, „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Штәнде урта мәктәбе, „Белоснежка” балалар бакчасы, үзәк район дәваханәсе канцелярия товарлары һәм әйберләр белән акциягә кушылды.

Хөрмәтле райондашлар!

Акция дәвам итә. Аңа актив кушылуыгыз сорала.

Светлана ГӘРӘЕВА,
социаль эш белгече.