Штәнде авылында сусызлык проблемасына нокта куелыр

3 Август, 2017 - 09:26

„Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программасы нигезендә Штәнде авылында суүткәргеч сузу эшләре башланды. Аны Чиләбе шәһәренең „УралСтрой” җәмгыяте эшчеләре башкара. Алар алдында 13 километр аралыкта суүткәргеч линияләре сузу бурычы тора. Санаулы көннәр эчендә 400 метрдан артык полиэтилен торбалар сузып өлгергән алар.

Штәнде авылы халкын сусызлык проблемасы күптәннән борчый. Эссе көннәрдә генә түгел, хәтта быелгы яңгырлы җәйдә дә коеларда су беткән урамнар бар. Яшьләр урамында яшәүчеләр елның-елында сусызлыктан интегә. Куйбышев урамында көн итүчеләрне коелардагы суның тәмсезлеге дә, начар исе дә борчый. Күкертле водородлы суны хәтта кер юу өчен сәгатьләр буена тондырырга кирәк, ди хуҗабикләр. Кое казыту да биредә үтә чыгымлы, чөнки җирне ким дигәндә 20 метрдан артык тирәнлектә казырга кирәк. Электән казылганнарын чистарту да җиңелдән түгел. Штәнде халкы су кертү эшләре башлануына шат, бары тик эш ахырына кадәр барып җитсен иде, дигән теләктә алар.

Мастер Игорь Шебанов кулы астында дистәдән артык кеше су линияләре сузу белән мәшгуль. Алар төрле өлкәләрдә газ, нефть, суүткәргечләр сузу белән шөгыльләнә.Горизонталь юнәлештә бораулау җайланмасы операторы Вячеслав Гоголюк (рәсемдә уңда), локация операторы Виктор Плахотцкий (сулда) бораулау эшләре җәелдерү өчен биредә уңайлы шартлар булуын белдерделәр. Полиэтилен торбалар якынча 2 метр 20 сантиметр тирәнлектә җир астына урнаштырыла. Алар бары тик авыр участокларда гына бораулау юлы белән салыначак. Мондый ысулның уңай ягы шул — юллар бозылмый, эш чиста һәм тизрәк башкарыла. Итәвәш елгасы аша торба салганда 7 метрдан артыграк аска борауларга туры килгән. Башка урамнарда да траншея казып торбалар урнаштыру эшләре башланган.

Уртача 150 метр аралыкта коелар казылган, цемент боҗраларны алдан буяганнар. Километрдан артык полиэтилен торбалар китерүне дә хәстәрләгәннәр. Авылда ике суэтем башнясы урнаштыру планлаштырыла. Су торбалары авыл буйлап боҗра буенча хәрәкәт итәчәк, бу үз чиратында торбаларда төрле бактерияләр үрчүгә, гомумән суның пычрануына киртә булачак.

Су — яшәү чыганагы. Мондый объект халыкны сулы итүгә беренче адым булса, икенчедән, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү ягыннан да отышлы. Бары тик эш ахырына кадәр төгәлләнеп, халыкка файда китерсен.