Балтач десантчылары бәйрәмгә җыелды

2 Август, 2017 - 16:35

Районыбыз десантчылары Һава–десант гаскәрләре көнендә җыелып, кораллы бәрелешләрдә башларын салган балтачлылар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлгә венок салды.

Десантчыларга үзешчән сәнгать осталары әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде. Аннары зәңгәр беретлылар спорт бәйгеләрендә көч сынашты.

Район Хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә районда хәрби хезмәтен һава-десант гаскәрләрендә үткән 60 десантчы исәпләнә. Шуларның бер өлеше традицион билгеләнгән бәйрәмдә катнашты.

Десантчылар төркеме яшьләр белән тулылана. Арада Әфган сугышын үткәннәр дә, башка кораллы конфликтларны чишүдә алгы сызыкта булганнар да бар. Көндәшле авылыннан Илназ Әхмәтов 2013-2014 елларда Анапада урнашкан эчке гаскәрләр составында орудие командиры булып хезмәт иткән. Бүгенге көндә ул район мәгаиф бүлегендә физик культура буена методист. Иске Балтачтан Илгиз Бәләгытдинов 2009-2011 елларда Ерак Көнчыгыштагы Уссурийск шәһәрендәге аерым десант-штурмлау бригадасы составында хезмәт итә. Әлеге вакытта Сургут шәһәрендә аэропортта механик булып эшли.

Шул ук авыл егете Артур Вәлиев Ростов өлкәсенең Степной поселогында баш разведка идарәлеге махсус подразделениесендә өлкән разведчик булып хезмә итә. Элита гаскәрләрендә хезмәт юлын үткән егет бүген „Башнефтегеофизика” акционерлар җәмгыятендә өлкән бригадир.

Тәүдә десантчылар кораллы бәрелешләрдә батырларча башларын салган балтачлылар истәгеленә куелган обелискка юнәлде. Булат Миндияров һәм Артур Вәлиев обелискка венок салды. Аннары күмәкләшеп истәлеккә фотога төштеләр һәм район мәдәният сараена юлландылар. Биредә десантчыларны район җитәкчелеге исеменнән Фирдәвис Гайнел улы тәбрикләде. Бу көннең кыскача тарихына тукталып, десантчыларның хәрби традицияләрне бүген дә дәвам итүе, үзләренә йөкләнгәнне намус белән үтәве турында горурланып сөйләде. Ныклы саулык, имин тормыш, һәр эшләрендә уңышлар теләде.

Котлауларга запастагы полковник Эдуард Хәйбрахманов кушылды:

—Сугыш кырымы, өйрәнүләр вакытымы, десантчылар һәрвакыт алгы планда. Десантчы дустының ышанычлы терәге һәм ул башкалар өчен үзен корбан итәргә әзер. Советлар Союзы, Русия Федерациясе нинди генә кораллы конфликтларда канташмасын, алгы сызыкта десантчылар торды. Зәңгәр беретлылар мәктәбен бер тапкыр үткән ир-егет бу юлдан һичкайчан тайпылмый. Барыгызга да тазалык, гаилә бәхете, иминлекләр телим! — диде Эдуард Рәфит улы.

Районыбызның кабатланмас моң иясе Руслан Халиков һәм яшь җырчылар—студентлар, шулай ук мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән концерт программасы зәңгәр беретлы абыйларына ялкынлы сәлам булып яңгырады.

Концерттан соң десантчылар кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышуда көч сынашты.

Ярышларда, әле күптән түгел генә хәрби хезмәттән кайткан яшь десантчыларга тиңләшүче булмады. Әйтик, кул көрәшендә Чокалы авылыннан Ринат Әхмәтшин, Иске Балтачтан Булат Миндияров һәм Югары Янактайдан Максим Валинуров җиңүче булып, махсус бүләкләргә ия булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне чараны оештыручыларның берсе — районның физик культура һәм спорт комитеты баш белгече Данис Шакиров тапшырды.

Гер күтәрүдә төрле буын десантчылар катнашты. Спортның бу төрендә Иске Балтач авылы ир-егетләре Артур Вәлиев, Булат Миндияров һәм Эдуард Хәйбрахманов иң көчлеләр булды.

Аркан тартышуда ир-егетләр өч командага тупланып көчен сынады. Алтышар кешедән торган командалар арасында уен киеренке барды һәм арадан иң көчле команда билгеләнде.

Бәйрәм чараларында кайбер десантчылар гаиләләре белән катнашты. 1992-1994 елларда хәрби хезмәтен үтәгән, Абхазиянең Сухуми шәһәрендәге кораллы бәрелешләрдә катнашкан Рамил Әхмәдьяновның тормыш иптәше Гүзәл Зөфәр кызы иренең десант гаскәрләрендә хезмәт итүе үзе, балалары һәм туганнары өчен горурлык, дип билгели.

—Бу көнне ел саен әзерлек белән көтеп алабыз. Ә хәрби хезмәт еллары истәлеге — зәңгәр беретын Рамил күз карасы кебек кадерләп саклый, — диде.

Үзенчәлекле чараны „БЕЗНЕҢ ТВ” тележурналистлары Ләйсән һәм Вильнур Хаметовлар тасмага мәңгеләштерде.

Дуслык, бердәмлек берләштергән десантчылар көне районда яхшы оешканлык белән лаеклы үтте.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.