МИНИБАССЕЙН, ПАЛЬМА АСТЫНДА ЯЛ УРЫНЫ, ГАМАК ҺӘМ ТИМЕР МИЧЛӘР...

2 Август, 2017 - 09:44

Агымдагы елның язында район Хакимияте игълан иткән „Үрнәкле йорт” конкурсныда 2нче урынны алган ике гаиләнең берсе — Әлфия һәм Марат Солтаншиннар Түбән Карыш авылында яши. Уңган хуҗаларның кулы белән йортларында искиткеч ял урыны барлыкка килгән.

Душ, эскәмияле таган, кресло, бассейн, гамак, кечкенә өй — болар барысы да үзенчәлекле бизәлеш тапкан.

Әлбәттә, бу күркәм һәм иҗади эшләргә Солтаншиннарның кызлары Алсу һәм Альбинаның да күңеле, осталыгы салынгандыр.

Әлфир ГАЙСИН төшергән фотоларда — аларның тырышлыгы белән туган кабатланмас матурлык.