„ТҮБӘН КАРЫШКА АСФАЛЬТ ЮЛ САЛЫНА!”

2 Август, 2017 - 09:39

Быелгы җәйнең төп яңалыгыдыр бу. Түбән Карыш — юлсызлыктан җәфа чиккән, бу проблеманың кайчан да булса уңай чишелеш табырына тәмам өметен җуйган авылларның берсе. Биредә изелгән, баткак юллар урынында бүген авыл башыннан ук күренеп, яңа түшәлгән асфальт „ялтырап” ята. Егерме, хәтта ун, биш ел элек „Карышка асфальт „керә” — дисәләр, халык һич ышанмас иде...

Исемдә: авылга газ керүе дә гасыр башында бер могҗизадай күреп, көтеп алынган иде. Зур сөенеч итеп, халык тарафыннан рәхмәт белән кабул ителгән иде. Газүткәргечләрне төзүчеләр дә бу төпкел авылда кайчандыр асфальт юл булыр, дип уйламаган, күрәсең. Уйласа, газүткәргеч линияләрне урам уртасыннан сузарлар идемени? Ул вакытта бу карар отышлы булып күренгәндер. Ни өчен дигәндә, урамның бер ягыннан линияне уздырсаң, икенче яктагы өйләргә юл аша чыгарып, газ үткәрергә туры килә бит. Ә болай газ кертү чыгымнары урамның ике ягында яшәүчеләр өчен дә якынча бертигез суммага төшкәндер. Кыскасы, беркемгә дә кыенлык килмәгән кебек. Саран ике тапкыр түли, ди бит урыс мәкале. Бу очракта түләүләр дәүләт җилкәсенә төшәр, ахры. Ике генә дә түгел, биш елга бер...

Бүген бригаданың уңган егетләре: асфальт түшәү техникасын хезмәтләндерүче Данис Камалов, тигезли торган техника механизаторлары Илнур Рамазанов һәм Эльвир Суфияровлар, юл эшчеләре Рамил Гыйбадуллин, Флүр Ямалтдинов, Илдус Шәйнуров, Тимур Гарифуллиннар, автобус водителе Рәсих Вәлиәхмәтов, су ташу автомобиле водителе Фәһим Маликовлар авыл халкын таң калдырып, урамнарга икенче кат асфальтны түши. Күренеп тора, эшне булсынга, җиренә җиткереп, намуслы башкаралар. Элекке чокыр-чакырлы юл күтәрелеп, „балкып” киткәч, авыл өйләре кечерәеп калган сыман булган...

Бу хакта мәкаләне гәзитнең алдагы санында укыгыз.