„ОФЫК АРТЫН КҮЗАЛЛАП” ЭШ ИТӘРГӘ КИРӘК!”

2 Август, 2017 - 09:37

Оператив киңәшмәдә район тормышының проблемалы участоклары билгеләнде. Һәм бу мәкаләдә халыкны кызыксындырган күп кенә сорауларга берникадәр ачыклык керткән җаваплар бар.

26нчы июльдә район Хакимиятендә оператив киңәшмә булды. Аның эшендә Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара бәйләнеш идарәлеге начальнигы Григорий Букреев, идарәлекнең урындагы үзидарә органнары белән эш буенча бүлек советнигы Владимир Жебровский, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре идарәлеге начальнигы Рөстәм Хәйдәров, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты. Моннан тыш, Хөкүмәтнең дәүләт хезмәте, кадрлар сәясәте һәм коррупцион хокук бозулар буенча белгечләре Виктор Бутыркин, Эльвира Еникеева, Руслан Корбангалиевлар Хакимият бүлекләрендә булып, методик ярдәм күрсәтү оештырдылар.

Оператив киңәшмәне Илгиз Әхвәс улы ачты һәм сүзне Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара бәйләнеш идарәлеге начальнигы Григорий Букреевка бирде. Григорий Яковлевич киңәшмәнең социаль-икътисади үсеш буенча районда агымдагы хәл-торышка анализ ясауга багышлануын һәм муниципаль бюджетка керемнәр кимү сәбәпләре, аны арытабан тулыландыру юллары, инвестицион программа юнәлешләре, яңа уку елына әзерлек эшләре, җылыту сезоны якынлашканда бурычлар булу-булмау проблемалары буенча фикер алышырга чакырды.

Район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары Фларит Хәбипов язгы кыр эшләре барышында булган мәсьәләләр һәм аларны республика Хөкүмәте, район Хакимияте, хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә чишү, кампаниядә ирешелгән уңышлар турында бәян итте. „Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 26 мең тонна сенаж (планга карата 140 процент), 11 мең тонна печән (планга карата 71 процент) тупланды. Терлек азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. Агымдагы елның алты аенда хуҗалыкларда 12 мең тоннадан артык сөт, 3 мең тоннадан артык ит җитештерелде. Һәр көнне 36 тонна сөт савыла, шуның 34 тоннасы сатыла. Уҗым культураларын чәчүгә 7400 гектар пар җирләре әзерләнде. 2018 ел уңышы өчен уҗым культураларын гомум алганда 16 мең гектарда урнаштыру планлаштырыла. Әлеге вакытта 38 комбайн урып-җыю эшләренә әзер, өстәмә рәвештә „Центральная” МТСы белән 11 комбайнны җәлеп итүгә килешүләр төзелде”, — диде Фларит Әсхәт улы һәм басуларда соңгы елларда булмаганча мул уңыш күзәтелүен, моның әледән-әле оештырылып килгән семинарларда максат һәм таләпләрне анык билгеләүгә, язгы кампаниядә элита сортлы орлыклар чәчүне, ашламалар кертү, орлыкларны агулау, башка тиешле аграр ысулларны вакытында куллануга бәйле булуын ассызыклады. Перспективалы юнәлешләр буенча фикер алышканда, Илгиз Әхвәс улы һәм Григорий Яковлевич җирне буш тотуга юл куймау һәм инвесторларны җәлеп итүгә уңайлы шартлар тудыру, җитештерелгән сөтне эшкәртеп сату, халыкка эш урыннары булдыру кебек юнәлешләргә җентекле тукталдылар. „Районда үсеш өчен мөмкинлекләр бар, тик „офык артын күзаллап”, планнарны озайлы вакытка төзеп, нәтиҗәле һәм максатчан эш алып барырга кирәк!” — диде Григорий Яковлевич.

Торак фондын һәм социаль объектларны кышкы сезонга әзерләү мәсьәләсе буенча район Хакимияте башлыгының икътисад, төзелеш һәм яшәеш тәэмин итү мәсьәләләре урынбасары вазифаларын үтәүче Илдар Җиһангиров чыгыш ясады. Агымдагы елның 11 маенда Иске Балтач авылында су һәм җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы торышы буенча БР Торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Мамаев катнашлыгында техник киңәшмәдән соң министрлык һәм хакимият арасында килешү төзелә. Ике котёл һәм төтен торбасын алыштыру өчен 7,6 миллион сум күләмендә акча бүлү күрсәтмәсенә кул куела. Күп фатирлы өйләрдә гомум милеккә капиталь ремонт үткәрү республика программасы буенча агымдагы елда бер йортның су белән тәэмин итү һәм су бүлү, ике йортның электр системаларына капиталь ремонт планлаштырылган. Ремонт эшләрен фатир хуҗалары тарафыннан өлешләтә финанслау буенча чаралар күрелгән. Үзәк котельная өчен 25 тонна ягулык запасы кирәк булса, 10 тоннасы әзерләнгән. Агымдагы елның алты аенда Балтач „Сельэнерго”сы тарафыннан 19,11 километр озынлыктагы электр линияләренә гомум алганда 14 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. „БРның Балтач районын электр белән тәэмин итү өлкәсендә файдаланылган объектларны үстерү” инвестицион программасын тормышка ашыру максатларында 2017 елда Иске Яхшый авылының „Көньяк” микрорайонында 970 сумлык 1,52 километр озынлыкта һава электр линиясе төзелгән. Шулай ук Көндәшле авылында 2 километрдан артыграк линияләрне 1,58 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. „Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программасы буенча Штәнде авылын су белән тәэмин итү объекты төзелеше башлана. Район Хакимияте һәм „УралСтрой” җәмгыяте (Чиләбе шәһәре) арасында 14,2 миллион сумлык муниципаль контракт төзелгән. 12902 метр озынлыктагы линия 230 өйне су белән тәэмин итәчәк. Объект 2017, 2018 елларда төзелә. Шулай ук әлеге программа чикләрендә Тушкыр авылында 10810 метрлы суүткәргеч линия 2018 елда төзелә башлаячак. Район үзәгенең „Көнбатыш” һәм „Төньяк” микрорайоннарын су белән тәэмин итү объектларын проектлау эшләре бара. Югарыда исемләнгән программага „Көнбатыш” микрорайонын газлаштыру, ягъни 18986 метр озынлыктагы, 570 өйне газ белән тәэмин итәчәк объектны төзү дә кертелгән. 2017 — 2019 елларда барачак төзелеш эшләре 18,3 миллион сумга төшә. „Благгазстрой” җәмгыяте белән контракт төзелгән. Бу объект төзелешен микрорайонда яшәүчеләр биш ел көтте. Иске Балтач авылының Елга буе (Заречная), Урман, Пушкин, Коммунистик, Түбән Иванай авылының Яшьләр урамнарына газ үткәрү проектларына да әлеге вакытта дәүләт экспертизасы үткәрелә. Тибел һәм Түбән Кансөяр авылларын газлаштыру буенча документация әзерләнә. Генераль подрядчы „МСК-Уфа” җәмгыяте тарафыннан Күзәй авылына 4,46 километр озынлыктагы автомобиль юлы һәм Танып елгасы аша күпер төзү эшләре агымдагы көздә, 1 октябрьдә тәмамланырга тиеш. Әлеге вакытта 106 миллион сумлык муниципаль контрактның 52 миллионы үзләштерелгән. Шул участокта урнашкан газүткәргеч линияне үзгәртеп кору буенча проект-смета документациясе әзерләү өчен „Ватан+” җәмгыяте белән 1086 мең сумлык муниципаль контракт төзелгән. Түбән Карыш авылының 2,6 километор озынлыкта урам юлларына асфальт түшәлә. Әлеге вакытта 21,3 миллион сумга төшәчәк эшләрнең 9,3 миллионлыгы башкарылган. Иштирәк авылының Кооперативная, Яңа Ямурза авылының Ленин урамнары юлларындагы 550 метр аралыкка асфальт юл төзү буенча 4,2 миллион сумлык эшләрне башкаруга аукцион үткәрүгә, шулай ук Иске Балтач авылында асфальт юлларны ремонтлау өчен 23 миллион сумлык эш күләменә проект-смета документацияләре әзерләнә. „ИНФОДОРСТРОЙ” җәмгыяте тарафыннан Шәвъяды — Текән автомобиль юлының 7 километр аралыгын комташ белән каплату эшләре төгәлләнү алдында тора. Бу эш 5,2 миллион сумга төшкән. Объект шушы авылларда яшәүче 200 кешенең капиталь ремонт кирәклеген исбатлаган мөрәҗәгате нигезендә төзелгән. Агымдагы елда шулай ук Уразай белән Начар авыллары арасында 23 километр озынлыкта автомобиль юлы төзелешен башлап, 50 миллион сумлык эш башкару күз уңында тотыла.

Тагын бер көтеп алынган позитив яңалык: район мәдәният сарае алдында фонтан һәм җәйге сәхнә белән парк төзү өчен проект-смета документациясе эшләнгән. Бу эш 2,6 миллион сумга төшәчәк дип фаразлана. Дәүләт экспертизасы проектка уңай бәһа биргән. Проектның якын киләчәктә тормышка ашуын телик, чөнки биредә яшәүчеләрнең күптәнге хыялы бу.

Район территориясендә ел әйләнәсе өзлексез эшли торган боз аренасы кирәклеген хоккейчы егетләребез үзләренең җиңүләре белән күптән исбатлады. Моның өчен Чакмагыш районындагы боз сарае проектын кабаттан файдаланырга, дигән карар кабул ителде. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы территориясендәге буш җир участогы каралды. „ТАНЫП АРЕНА” боз сараен төзүне республика адреслы инвестицияләр программасына кертүне сорап БР Хөкүмәтенә мөрәҗәгать ителде.

Иске Балтач авылының Якутов урамындагы 16нчы санлы уналты фатирлы һәм Комсомол урамындагы 21нче санлы сигез фатирлы йортлары авария хәлендә дип танылды. Район Хакимияте тарафыннан йортларның торышы кабаттан тикшерелеп, БР Хөкүмәтенә әлеге йортларны гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү республика программасына кертү үтенече белән хат җибәрелде.
1930 елда төзелгән, әлеге вакытта районның балалар сәнгате мәктәбе урнашкан агач бинага да техник тикшерү үткәрелгән. Аның нәтиҗәләре куанырлык түгел. Бу турыда район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар белән эш буенча урынбасары Фирдәвес Рәхимов сөйләде. Капиталь ремонт бик кыйммәткә төшәчәк. Шуңа да 2018 — 2019 елларда сәнгать мәктәбе өчен яңа бина төзелешен, бу максатта иң элек проект әзерләү эшләрен республика адреслы инвестицияләр программасына кертү буенча эш алып барыла. Сәнгать мәктәбен вакытлыча Иске Балтач 1нче урта мәктәбе интернаты бинасына урнаштырырга карар ителде. Фирдәвес Гайнел улы чыгышында белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү мәсьәләләренә җентекле тукталды. Үзәк котельнаядан җылылык кабул итүче — 5, газ белән җылытыла торган — 22, электр җылыткычларына корылган 16 мәгариф учреждениесе кышкы сезонга әзер. 6 учреждениене каты ягулык материаллары белән тәэмин итү эшләре килешүләр нигезендә башкарыла. Балаларны автобус белән база мәктәпләргә йөртү — иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Автобус паркы даими яңартылып тора. Узган елда район мәктәпләре яңа 3 автобус белән тәэмин ителсә, алдагы уку елында Нөркә урта мәктәбенә — Газель автомобиле, 1нче урта мәктәпкә ПАЗ автобуслары биреләчәк. „Балаларны вакытында һәм хәвефсез мәктәпкә илтеп җиткерү өчен юлларның төзек булуы шарт. Магашлы Алмантай белән Түбән Сикияз авыллары арасындагы — 5, Туктай белән Көмьязы авыллары арасындагы — 3, Имән белән Нөркә авыллары арасындагы — 5, Мәнәгәз белән Штәнде авыллары арасындагы 3 километр юлларның торышы начар”, — дип проблемалы участокларны билгеләде Фирдәвес Гайнел улы. Аның чыгышында Иске Тимкә урта мәктәбе бинасының торышы белән дә борчылу яңгырады. Урындагы бюджет финанслаган экспертиза нәтиҗәләре буенча биредә 6 миллион 393 мең сумлык капиталь ремонт таләп ителә. БР Мәгариф министры 91 укучы белем алган база мәктәбендә булып, проблема белән якыннан танышкан. Финанслар министрлыгына да мөрәҗәгать җибәрелгән. Әмма бина ремонты әлегә исемлеккә кертелмәгән. Бинаның түбәсен ябу, ишек һәм тәрәзәләрне алыштыру мәсьәләсе кискен кала. „Райондагы социаль объектларны кышкы сезонга әзерләү өчен республика бюджетыннан 2 миллион 171 мең сум акча бүленде. Шул исәптән Иске Тимкә урта мәктәбе бинасының түбәсен алыштырмый булмый. Иске Тимкә авыл мәдәният йортының тамаша залын спорт залы итеп үзгәртүгә 868 мең сум акча бар. Бу эшләр башкарылачак”, — дип мәсьәләгә ачыклык кертте Фирдәвес Гайнел улы. Бу өлкәдә шатлыклы хәбәр дә бар: Штәнде урта мәктәбе (шулай ук биш авылдан балаларны кабул итә торган база мәктәбе) бинасы төзелеше „Республиканың йөзъеллыгына — йөз объект” республика программасына кертелгән. Биредә 114 бала белем ала.

Район Хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре урынбасары Альбирт Хәмитов район бюджетының керемнәр буенча план үтәлешенең әлеге көнгә берникадәр „аксавына” китергән сәбәпләргә тукталды. Төп сәбәп — „Башнефтегеофизика” җәмгыятенең 9нчы Урал сейсмология экспедициясе филиалының район территориясендә эшләрен төгәлләве, „Нефтегазстрой” җәмгыяте вәкиллегенең рәсми ябылуы. Бөре — Тастүбә — Сатка автомобиль юлына чыга торган Борай — Иске Балтач — Куяды автомобиль юлының Иске Балтач — Мишкә участогы төзелешенең Балтач районындагы өлешендә эшләгән подрядчы оешмалар тарафыннан да соңгы вакытка кадәр закон таләпләре үтәлмәгән. Әлеге объект буенча тәүге түләүләр икенче кварталда гына узган. „Үзебезнең подрядчы оешмаларның соңгы елларда конкурс процедураларында һәрвакыт җиңелүләрен дә исәпкә алырга кирәк. Бу да бюджет системасын тулыландыруга кире йогынты ясый. Район бюджетына бурычлар күләменең төп өлеше авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә. Аларның күбесе нәкъ шул сәбәп аркасында бюджеттан субсидия алалмады (Русиядә быелгы яздан салым һәм башка бурычлары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә субсидияләр бирелми. — Г.Ш.). Халыкның урындагы бюджетка 1,4 миллион сум салым бурычы бар. Килеп туган ситуациядә, әлбәттә, җитештерү өлкәсендә уңай үзгәрешләргә, мәсәлән, кирпеч заводын тиз вакыт эчендә яңадан сафка бастыруга өмет итәбез. „ПМК-строитель” базасы да әзер. Инвесторларга бер киртә дә юк”, — диде Альбирт Әлфит улы. „Киртәләр булмау — бер хәл, уңайлы шартлар тудыру кирәк, — дип теманы дәвам итте Григорий Букреев. — Республика Башлыгы районнарның үз керемнәрен 50 процентка җиткерү мәсьәләсе куйды. Моңа ничек ирешергә уйлап торасыз? Муниципаль милектәге файдаланылмаган яки хуҗасыз объектларны барлагыз. Исәпкә кую, милек хокукын рәсмиләштерү эшләрен кузгатыгыз. Җир — табыш чыганагы, моны һич кенә дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый”.
Киңәшмә эшенә нәтиҗә ясап, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев район территориясендәге җир ресурсларын табышлы файдалануны Хакимият эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуын билгеләде. Илгиз Әхвәс улы соңгы айларда зур хәстәрлек таләп иткән эш — Балтач икмәк кабул итү пунктына хуҗа табу һәм урып-җыю кампаниясенә ачылуын өлгертү мәсьәләсе уңай чишелеш табу сөенече белән уртаклашты. Районда туып-үсеп, төрле тарафларда уңышлы эшләүче эшкуар якташларыбызны инвесторлар буларак җәлеп итү турында фикерләрен әйтте.

Арытабан республика вәкилләре район Хакимияте башлыгы озатуында кичекмәстән чишелү таләп иткән, проблемалы участокларда булды. Район буенча сәфәр балалар сәнгате мәктәбеннән башланды. Кунаклар бинаның торышы белән танышты, преподавательләр белән аралашты, укучыларның уңышлары белән кызыксынды.

Танып елгасындагы гидроэлектростанция корылмасында деформацион резина ялгавы өзелү сәбәпле дым кереп, „туң йөртү” процессыннан соң 29 — 31 сантиметрга күчү күзәтелә. ГЭС бүген ял итү урыны буларак файдаланыла. Көчле ташкын булган очракта корылма җимерелергә дә мөмкин. Корылманы ремонтлау хәстәре хәзердән күрелмәсә, авария булган хәлдә тагын да зуррак финанслар кирәк булачагын билгеләде Хөкүмәт вәкилләре.

„500 ферма” программасына кертелеп тә, уңышлы эшләп китә алмаган „Балтач” авыл хуҗалыгы предприятиесе һаман да райондагы проблемаларның иң зурысы булып кала. Биредәге 117 баш мал „Россельхозбанк”та залогта тора. Аларның продуктивлыгы юк исәбендә. Хуҗа артыннан хуҗа алыштыру, моңа кадәр район җитәкчелеге тарафыннан комплексның проблемаларын аңлап эш итмәү кайчандыр зур перспективаларга өмет итеп тормышка ашырыла башлаган проектны куркыныч хәлгә төшергән. Бурыч өстенә бурыч, проблема өстенә проблема, ерып чыгуның очы-кырые күренми. „Терлекләрне алыштырмый, алга барып булмый. Әле „АгроПрофи” җәмгыяте комплексны үз исәбенә тота. 1400 гектар җирне 3 елга арендага рәсмиләштереп ашлык та чәчтек, лизингтагы техниканы да алдык. 15 центнер сөт савабыз. Искиткеч яхшы, заманча шартлар тудырылган ферма өчен бу бик аз. Алга барып булмый”, — ди Айрат Васфи улы. 400 баш малга исәпләнеп төзелгән объект, ягъни ферма бинасы шул көнгә кадәр файдалануга да тапшырылмаган икән. Хөкүмәт вәкилләре белән милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләсе дә тикшерелде. Баланска куелмаган объект бюджетка файда да китерми, билгеле...

Балтач икмәк кабул итү предприятиесендә дә проблемалар бихисап: 7 складның икесе эшкә яраксыз, түбәләрдән су ага. Бөтен ышаныч агымдагы атнада аның хуҗасына әверелгән „А7АгроРБ” җәмгыяте җитәкчелегендә. Ырынбурда урнашкан агрохолдингның филиалы районда теркәлгән. Биредә эшләүче Альфред Хәтмуллин әйтүенчә, 2014 елда сафка кертелгән тегермәндә 125 тонна арыш оны җитештереп саткан булганнар. Шуннан соң бу эш ниндидер сәбәп белән туктатылган. Район Хакимияте башлыгының арыш оны тегермәнен яңадан эшләтү өметләре дә бар.

Районда уңышлы гына эшләп килгән „Стройкерамика” предприятиесе территориясенә ике ел ярым вакыт „кеше аягы басмаган”. Әмма завод корылмалары яхшы сакланган. „Бераз ярдәм һәм ышаныч булса, 40 көндә заводны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге бар әлегә, — ди аның элекке хуҗасы Радим Әхкәмов. — Тагын бер кыш бу хәлдә утырса, күз алдыгыздагы 132 метр озынлыктагы мич җимерелеп төшәчәк. Тагын да күбрәк инвестицияләр таләп ителәчәк”. Радим Гафиф улы Хөкүмәт вәкилләрен кирпеч җитештерү процессы белән таныштырды, Балтач кирпеченең ни өчен сыйфат ягыннан яхшы, шул ук вакытта үзкыйммәте арзан булуын аңлатты. Төзелешенә һәм арытабан куәтен 20 миллион кирпеч җитештерүгә җиткергән, район бюджетын тулыландыруга тос өлеш керткән „Стройкерамика” бүген ни өчен банкрот хәленә калган соң? Радим Гафиф улы төп сәбәп итеп район Хакимиятенең шул вакыттагы башлыгы белән аңлашып эш алып барып булмавын билгели. Предприятие „Инвесткапиталбанк” инициативасы белән банкротка бирелә. Банктан алган кредит исәбенә завод Болгариядән заманча корылмалар кайтарта. Ләкин җиһазларны кайтарту һәм урнаштыру башта планлаштырган вакыттан 7 айга соңлый. Кредитны реструктуризацияләү үтенече кире кагыла. Болгариядән кайтартылган җиһазлар урнаштырылып 20 миллион кирпеч җитештерү куәте белән завод нибары 3 ай гына эшләп кала... Шул чорда Хакимият тарафыннан каршылык урынына аз гына яклау, уңай сүз булса, бәлки, бүген бюджетка файда китерүче предприятие тагын да куәтлерәк эшләр иде. „Биредә эшләгән кешеләр заводның яңадан тергезелүенә һаман өметен өзми...” — ди Радим Әхкәмов.

Киңәшмә проблемаларны билгеләде — бу әлеге көндә иң мөһиме. Хөкүмәт вәкилләре ышандыруынча, алар район Хакимияте, республика җитәкчелеге һәм халыкның бердәм эшчәнлеге белән уңай чишелеш юлларын табар.
Гөлнара ШӘЙМӨХӘМӘТОВА.