Башкортстан Башлыгы сәләтле укучылар өчен стипендияне ике тапкырга арттырды

1 Август, 2017 - 15:30

Республикада сәләтле укучылар өчен стипендия ике тапкырга арттырылды.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов тиешле Указга кул куйды. Элек сәләтле балалар аена 350 сум алса, 2017 елның 1 сентябреннән аларның уңышларын һәм казанышларын бүләкләү күләме ай саен 700 сум тәшкил итәчәк.

Узган уку елында Башкортстан Башлыгы стипендиясен республикада 100 укучы, ә безнең районнан узган уку елларында андый стипендияне уку алдынгысы һәм сәләтле егет Ринат Вәлиев алды.