Башкортстанда ел башыннан ВИЧ-инфекциясе белән зарарлану очракларының 70 процентына җенси юл сәбәпче булган

1 Август, 2017 - 11:20

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, республикада җенси юл белән ВИЧ-инфекциясен тарату очракларының саны артканнан-арта бара.

2017 елның беренче яртыеллыгында бу сан 71 проценттан арткан. Парентераль ысул белән зарарлану очрагы – 27,1 процент, вертикаль (йөкле, бала тапкан чакта анадан — балага) 1,9 процент тәшкил иткән.

Агымдагы ел башыннан республикада лаборатор рәвештә 1418 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган, ул 2016 елның шул чорына (1549 кеше) караганда 8,5 процентка түбәнрәк. Шул исәптән, 63,3 процент ир-ат (897 кеше) һәм 36,7 процент хатын-кыз (521 кеше).

Республика буенча авыру күрсәткече 100 000 кешегә 34,9 (былтыр – 100 мең кешегә 38) тәшкил иткән. Уфада 2016 елның шул ук чоры белән чагыштырганда авыру күрсәткече 30,3 процентка кимегән, дигән мәгълүматлар китерә Русия Кулланучылар хокукларын күзәтү хезмәтенең Башкортстан буенча идарәлеге.

Яшәү урыны буенча поликлиникада яки Республиканың СПИДны һәм йогышлы авыруларны искәртү һәм аларга каршы көрәш үзәгендә (Достоевский урамы, 132, 15нче бүлмә, телефон: +7 (347) 251-11-36) бушлай һәм аноним рәвештә тест үтәргә мөмкин.

Ә безнең районда быел ВИЧ авырулы кешеләр саны агымдагы елның беренче яртысында узган елгы дәрәҗәдә сакланган.

Үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Рәскатъ Искәндәров белдерүенчә, инфекцияле 24 кешенең 11е даими рәвештә район җирлегендә яши, калганнары Балтач районында исәптә торсалар да, чит җирләрдә гомер итә.

Авыруларның җенесенә килгәндә, яртысы ир-атлар, яртысы — хатын-кызлар. Арада гаилә парлары да бар.

Иң өлкән хатын-кыз 1963 елда туган, аннан кала — 1972 елгы ир-егет һәм 1977 елгы хатын-кыз. Калганнары — алардан да яшьләр.

Исәптә торган авыруларга аңлату эшләре алып барыла. Аларның сәламәтлеге медицина контролендә тотыла.