Асавка авылында электр линияләре реконструкцияләнә

31 Июль, 2017 - 16:42

„Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте мастеры Илдус Әхмәдиев бригадасы ир-егетләре соңгы ике атнада Асавка авылының Көньяк урамында 770 метр арада 0,4 — киловольтлы, 800 метр аралыкта 10 киловольт көчәнештәге электр энергиясен кулланучыга җиткерү линияләрен реконструкцияләде. Һөнәрманнар биредә эшне төгәлләүгә башка авылларга юлланачак.

Җәмгыять директоры Зәбир Сәрвәртдинов аңлатуынча, Асавкада электән электр линияләре шәхси хуҗалыкларның бакчалары аша үткән. Быел хәвефсезлек тәэмин итү һәм линияләрне хезмәтләндерүдәге уңайсызлыкларны бетерү йөзеннән реконструкция үткәрергә булалар. Моның өчен өр-яңа тимер-бетон баганалар утыртып, линяләрне авылны читләтеп сузалар.

Без Асавкага юлланган көнне Көньяк урамында сузылган линиядә тарттырып ныгыту эшләре бара иде.


Линия сузу гына түгел сельэнерголыларның эше. Электр линияләренә комачаулаган агач кәүсәләрен дә кисеп, тәртипкә китереп бара алар.

—Агач калдыкларын җыеп түгүне җирле биләмә оештырырга тиеш. Андый мөмкинлек булмаганда һәр участокны үзебез тәртипкә салабыз, — дип халыкта сорау тудырган мәсьәләгә ачыклык та кертте Илдус Әхмәдиев.

Эш фронты зур сельэнерголыларга. Чиратта Туктай, Богдан, Көндәшле авылларында шундый ук мәшәкатьләр көтә аларны.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

(Тулырак язма белән „Балтач таңнары” гәзитендә таныша аласаз).