„ХАНИЯ БАШКОРТСТАН БЕЛӘН ТАТАРСТАН АРАСЫНДА МОҢ КҮПЕРЕ БУЛДЫ УЛ”

28 Июль, 2017 - 16:21

Талантлы җырчы, Тәтешле төбәген данлаган моң алиһәсе Хания Фәрхинең вафаты турындагы хәбәр аның тамашачысы тарафыннан аяз күктә яшен яшнәведәй кабул ителде. Ике республиканың сандугачына тиң данлыклы шәхесне Русиянең татар-башкорт халкы яшәгән бар төбәкләрендә дә шатланып каршы алдылар. Йөрәк түреннән чыккан ырлары аша халкыбызны туган телне онытмаска, балаларга ядкәр итеп калдырырга өндәүче мәдәният вәкиле моң илендә үз сүзен әйтә алды. Концертларында, матбугат чараларында чыгыш ясаганда туган төбәгенә мәдхия җырлады ул. Ә бу сөю ике яктан да ихлас иде. Тик, ни аяныч, яраткан җырчыбызның гомере генә озыннардан булмады...
Туган ягында соңгы сулышын алырга насыйп була җырчыга. 58енче яшендә Хания Фәрхлислам кызы Биктаһирова күзләрен мәңгелеккә йома. Адәм баласының гомере — бер вакыт өзеге, диярсең. Мизгел һәм мәңгелек. 28 июльдә Хания ханымны якын күргән тамашачылары, якташлары, якыннары Тәтешле район мәдәният сараена юл тотты. Фойеда мәрхүмәне күреп хушлашырга теләгәннәр билгеләнгән сәгатьтән күпкә иртәрәк килделәр. Бирегә тәтешлеләрдән тыш башка төбәкләрдән дә халык күп җыелган иде. Хания Фәрхине гомер иткән шәһәре —Казанда җирләргә карар иткәннәр. (Бу хакта элегрәк ул иҗатташ дусларына да әйткән булган. Тик бу вакыйга шулай бик тиз булырын кем алдан белсен инде.— Р.В.)
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хания Фәрхи белән хушлашу чарасын Тәтешле район Хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев зур дулкынлану кичереп ачты. Киң билгеле якташы турында якты хатирәләр тәтешлеләр күңелендә мәңге уңалмаячагы турында белдерде җитәкче. Авыр минутларда ярдәм итәргә әзер булганнарга ихлас рәхмәтен җиткерде. Сәхнә йолдызын озатырга килгән Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев билгеле җырчының ике республика халкына иҗаты аша хезмәт итүен билгеләде. Зур концертларда, проектларда теләп катнашуын сызык өстенә алды. Башка төбәк вәкилләре, сәхнәдәш дуслары Айдар Галимов, Радик Юлъякшин, Мирхәт Гайсин, якташы Гөлзәмия Ситдыйкова һәм башкалар милли эстрадада тирән эз калдырган Хания Фәрхигә бәйле хисләре белән уртаклашты. Үз сәләте белән композитор әсәрләренә иҗади юл ярган җырчыга юксыну сүзен Зифа Нагаева җиткерде. Данлыклы җырчының якыннары исеменнән бертуган сеңелесе Фируза кайгы уртаклашырга килгәннәргә җылы рәхмәт сүзләрен юллады. Дин әһеле кылган догага мәйдандагылар кушылды. Хания Фәрхине соңгы юлга озату чарасы бар халыкның дәррәү алкышларына күмелеп тәмамланды. Артист кеше өчен аның иҗатын яратуны белдергән иң кадерле билге бит ул — алкышлар. Йөрәкнең иң нечкә кылларына кагылып Хания Фәрхи тавышы яңгырады. „Гомерләрне матур җыр итик,” — дип моңга кушып юллаган җыр сүзләре белән ул хушлашу мизгелендә һәммәбезгә мөрәҗәгать иткәндәй тоелды.
Халыклар арасында моң күперенә тиң иҗат иясе якты дөньяны калдырды. Йөрәкләрне җилкендергән Хания Фәрхинең җырлары исә адәм баласына авыр чакларда юатучы, канатлар каерылганда алга өмет белән карарга этәрүче көч булып яшәячәгенә иманым камил. Якты максаттагы эшенең гомере дәвамлы һәм озын булыр.
Рима ВӘЛИЕВА.