Явымлы җәй помидор, бәрәңгесез калдырырмы?

28 Июль, 2017 - 15:39

Быелгы җәйнең явымлы булуы авыл җирендә яшәгән халыкка уңайсызлыкларын сизелерлек күрсәтте. Мал азыгы хәзерләүдә кыенлыклар ихатасында терлек асраган һәр кешегә таныш.

Үсемлекчелеккә дә кире йогынтысы зур югары дымлылыкның. Бакчалары уйсу урыннарда урнашкан хуҗалар бәрәңге уңышын тулысынча югалтты...

Түтәлләрендә ап-ак чәчәккә күмелгән бәрәңге уңышын сынап кына караган бакчачылар сөенергә дә өлгермәде — бәрәңге сабаклары кап-кара булып янды. Бу инде югары дымлылыктан килгән гөмбә авыруы — фитофтора нәтиҗәсе.

Белгечләр белдерүенчә, фитофтора таралгач аңа каршы көрәшү дә нәтиҗә бирми, шунысы кызганыч...