Башкортстан вузлары укырга кабул ителгән абитуриентлар турында приказлар чыгара

28 Июль, 2017 - 14:51

Иртәгә, 29 июль көнне, укырга кабул ителү турында беренче приказлар чыгарылачак. Алар белән югары уку йортларының рәсми сайтларында һәм информация стендларында танышырга мөмкин булачак.

Беренче этапта югары уку йорты абитуриентларның 80 проценты, икенчесендә калган 20 проценты кабул ителергә мөмкин.

Өченче августта икенче приказ чыгачак. Квоталар чикләрендә яки сынау имтиханнарыннан башка кергән абитуриентларны кабул иткәннән соң калган конкурс урыннары нигезендә кабул ителү булачак.

Сигезенче август көнне ризалык турында гариза биргән абитуриентларның кабул ителүе турындагы приказларга кул куелачак.

„Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, быел республика вузлары беренче курска 9943 студентны бюджет урыннарга кабул итәчәк.

Укырга кабул ителү турындагы приказларны Балтач районы абитуриентлары да түземсезлек белән көтә. Һәммәсенең ышанычы акланып, үзләре теләгән уку йортларына үтеп, яхшы белгечләр булып өлгереп тугын районнарына кайтып игелекле хезмәт салуларын телик!