Урындагы башлангычларга ярдәм итү проекты Көнтүгеш авылы халкын күперле итте

28 Июль, 2017 - 10:14

Урындагы башлангычларга ярдәм итү проекты Көнтүгеш авылы халкын озак еллар дәвамында борчыган проблемадан коткарды.

Авыл җирлеге башлыгы Риф Миннегалин сөйли:

—Узган җәйдә Көнтүгеш авылы халкын сөйләшүгә җыеп проектның асылын аңлаттык. Әлбәттә, авыл җирендә хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Халык Мата елгасы аша күперне ремонтлауны беренче чиратта эшләргә кирәк, дип тапты. Шул ук җыенда инициатив төркем булдырылды, алар проектта каралган сумманы халыктан җыеп, махсус исәпкә күчерделәр. Объектның проект-смета документациясе эшләнеп экспертизага җибәрелде һәм тиешле процедураларны үтте. Быел июнь аенда „РемСтройСервис” җәмгыяте техникасы һәм эшчәннәре көче белән күпер эшләнде...

Көнтүгеш авылындагы Мата елгасы аша 1980нче елларда урындагы „Большевик” колхозы көче белән төзелгән күпернең еллар узу белән торбалары деформацияләнеп, терәүләре (субайлары) сеңгән, күпер җимерек хәлгә килгән иде. Ә ул авылның бу төбәгендә яшәүчеләр өчен генә түгел, бар халкы, Куйбышев исемендәге производство кооперативы өчен дә бик кирәк. Чөнки шушы күпер аша халык печәнлегенә, урманга юллана, куйбышевлыларны Янтимер авылы бригадасы белән бәйли. Аннан да бигрәк, бу төбәктәге урман фондыннан файдаланучылар өчен дә нәкъ шушы күпер кирәк.

—Әле дә ярый яңа проектлар гамәлгә кертелеп тора. Техника белән түгел, җәяүлегә дә үтәргә куркыныч хәлгә килгән күперне санаулы көннәр эчендә төзү мөмкинлеге ачкан проектка башлангыч бирүчеләргә дә, ремстройсервислыларга да без бик рәхмәтле! — ди Көнтүгеш авылы халкы.

Көнтүгешләргә дә, район халкына да озак еллар игелекле хезмәт итсен яңа күпер.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.