Спиннер: файдалымы, әллә зыяны бармы?

27 Июль, 2017 - 10:39

Кулланучылар хокукларын күзәтү федераль хезмәте балалар һәм үсмерләр арасында популяр уенчык - спиннерны сәламәтлек өчен хәвефсезлеккә тикшерәчәк.

Борчылыр урын, чынлап та, бар. Бүген бу әйләнүче корылма белән магазиннарда гына түгел, ял һәм күңел ачу паркларында, урамда да күпләп сату итәләр. Җитештерүчеләргә миллионнарча сум керем китергән юнәлешнең кулланучылар өчен нинди файдасы бар?! Антистресс дип танылу яулаган товарның тынычландыру тәэсире нәрсәдә?!

Гади подшипник һәм берничә таҗдан торган бу уенчыкны кулланучылар, әйтерсең дә, гипнозның кыскача сеансын үтә.

Яңа корылма телефон, гаджетларны читкә куйдырып, бар игътибарны үзенә җәлеп итә. Бармакларда гына түгел, маңгайда, тубыкта, гомумән, тигез урында ул берничә минут туктаусыз әйләнә ала. Балалар һәм үсмерләр бер-берсе белән ярышып дигәндәй төрле трюклар ясый.

Шунысы кызык, бүген ажиотаж белән кулланылган спиннер 90нчы еллдарда ук барлыкка килә. Америкадан Кетрин Хэттингер аны авыру кызы өчен уйлап таба. Башта уенчык аутизм белән җәфаланган һәм игътибар дәрәҗәсе аз булган балаларга терапия алымы буларак тәкъдим ителсә, хәзер товарны башлыча тынычландыру чарасы сыйфатында рекламалыйлар. Янәсе дә яңа антистресс корылма. Чынында исә бу алдан уйланылган шәп пиар-компания гына.

Бүген уенчыклар дөньясы төрле һәм мавыктыргыч. Пульт ярдәмендә аларны йөртергә, очырырга мөмкин. Курчаклар үзләре сөйләшә, бии һәм ашый белә. Шулай да балалар өчен магазинда иң сатылган товар - спиннерлар.

Бәләкәй киосклардан алып азык-төлек супермаркетларына кадәр - барысы да зур сорау белән кулланылган товадан керем алырга тырыша. Интернет аша дистәләгән төр спиннер сатучылар да бар.
Касса янында куелган уенчыкка һәрвакыт акцияләрнең оештырылуы да - аудитория санын арттыруга юнәлтелгән.

Уфадагы ял паркларының берсендә спиннерлар белән сәүдә итүче Мөнзия Сәлимова исә популяр уенчыкны СССР заманынандагы Дюймовочкага охшаган, ди.

Башлыча Кытайда җитештерелгән бу товарның сыйфатында шикләнүчеләр күп. Тиз әйләнүче корылма балаларны җәрәхәтли дә ала. Ата-аналар һәм укытучылар соравы буенча Кулланучылар хокукларын күзәтү федераль хезмәте идарәлеге белгечләре галимнәр белән берлектә спиннерланың балалар сәламәтлегенә йогынтысын өйрәнәчәк. Кем белә, бәлки, киләчәктә уенчык куллануга рөхсәт ителмәгән товарлар исемлегенә керер?!

Хәвефләнергә урын бар. Ни дисәң дә, үзаллы, төрле детальләр ярдәмендә спиннер уйлап чыгарырга тырышучылар да җитәрлек. Шуңа балалар белән аңлату эшен алып барырга кирәк. Әмма белгечләр илдә бу әйләнүче уенчыкка карата кызыксыну ел ахырына кадәр кимиячәк, дип фаразлый. Яңа уку елының башлануы да балаларның игътибарын, тәү чиратта, белем алуга юнәлтер, дип көтелә.

Чыганак: Башкортстан Юлдаш Телеканалы.