Хәвефле үсемлек хәвефкә тарытмасын!

26 Июль, 2017 - 15:00

Күпләр, күрше Пермь краена юллары төшкәндә, юл буйларында үскән биек үләнгә игътибар иткәндер. Ул кайчандыр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир мәйданнарын да биләп алган.

Тәү карашка, биек булып үсә торган, ак төстәге чатыр чәчәкле, купшы яшел, сусыл яфраклы үсемлек матур да күренә. Әмма ул башка үләннәр үсешен туктаткан бик агрессив чүп үләне. Сүз Сосновский балтырганы турында. Соңгы уньеллыкларда киң таралу алган һәм илнең төрле җирлекләрендә чын экологик бәлагә әверелгән үлән турында җентекләбрәк сөйләшик.

Пермь краенда яшәүчеләр белдерүенчә, бирегә ул кайчандыр союздаш республикалардан иген белән бергә кайтарылган. Кайбер районнарда терлекләрне тукландыру максатларында яшел массасы өчен махсус үстергәннәр. Әмма бу эксперимент барып чыкмый. Сыер маллары балтырганнан әзерләнгән азыкны теләп ашамыйлар, алардан савып алынган сөт тә файдалануга яраксыз була. Аннан да бигрәк, терлекләрдә генетик үзгәрешләр башлана.

Иң начары — бу үләннең барлык өлешендә булган һәм тән тиресен пешерү сәләтенә ия агулы согы. Июль аенда, чәчәк атканда, аңа хәтта үлән арасыннан ачык кием белән дә якынаерга ярамый.

Балтырганның согында тән тиресен кояш нурына бирешә торганга әйләндерә торган фуранокумарин матдәсе бар. Пешкән урын берничә ай дәвамында төзәлми, еш кына җөйләр калдыра. Балаларның агулы үсемлекккә кагылуы, аеруча хәвефле: тиренең күп өлеше зарарланган очрак үлем белән тәмамланырга, ә кеше пычрак куллары белән күзләрен уса, күрү сәләтен югалтырга мөмкин.

Ни өчен Сосновский балтырганы дип атала соң ул? Аның туган ягы
— Кавказ. Исеме тикшерүче Дмитрий Иванович Сосновский фамилиясеннән алынган.

Үсемлек метр ярымнан өч метр биеклеккә кадәр үсә. Тиз үсә һәм тиз яраклаша. Тамырлары 50 сантиметр тирәнлеккә юл ала. Бер төбеннән күп орлык чәчә. Аңа каршы көрәшү бик авыр.

Бу үсемлек күрше Тәтешле, Борай районнары җирлегендә дә үсә, безнең районда да очрый. Арытабан таралу куркынычы бар. Кичекмәстән ашыгыч чаралар күрергә кирәклеге бәхәссез.

Белгечләр бу чүп үләнен чабып ташларга гына түгел, ә тамырларын да казып алырга һәм массаны яндырырга киңәш итә. Балтырганга каршы көз аенда көрәшә башларга кирәк. Ул вакытта инде чәчәкләрен коя һәм хәвефе кими. Ул күпләп таралган урыннарда гербицидлар да ярдәм итә.

Юлыгызда бу хәвефле үсемлек күзегезгә чалынса, аны саклык белән юк итү чарасын күрегез.

Источник: http://i-gazeta.com