„Действительный Әдис!»

25 Июль, 2017 - 16:54

Узган гасырның илленче еллары уртасында минем зур апамның булачак тормыш иптәше, Әдис җизни армиядә десантник булып хезмәт иткән. Билгеле инде, бер генә ел түгел, ә өч ел. Әнисә, булачак кодагый, горурланып, улым летчик, дип сөйли икән.Үзе укый, яза белмәү сәбәпле хатларны уку да, язу да бертуган сеңелесенең улы Динар абый өстендә булган. Динар абый әле солдат яшенә җитмәгән, мәктәп укучысы, өйләре дә урам аша гына. Хатлар килгән саен кодагый йөгереп аларга керә. Ә Динар абый, кыска гына язылган хатны да бик озын итеп, үзеннән өстәп-өстәп, кодагыйны елата-елата укый. Кышлар, язлар үтә, җәйләр җитә, хатлар килә, хатлар китә, вакыт үтә.
Чираттагы хатны тотып әби Динар абыйларга керә. Динар абый хатны шул тиклем бирелеп укый ки, үзе дә сизмәстән артыгын „укып” ташлый. „Инәй, шушы көннәрдә мин үзебезнең авыл өстеннән очрага тиешмен, безне командировкага җибәрәләр. Кереп тә чыгар идем, тик самолеты зур. Усаклык аланына сыймас, шуңа күрә туктый алмам, хат кына төшерермен. Улың Әдис”.
Бөтенләй тынычлыгын югалткан кодагый һавадан күзен алмый, үткән бер самолетны озатып кала. Бер көнне самолет очуы аның ипи баскан чагына туры килә. Камырлы куллары белән тышка йөгереп чыга, тик самолет үтеп китеп өлгерә. Шул вакыт капкадан Динар абый атылып килеп керә, кулында дәфтәр тышыннан, ябыштырып ясалган конверт, почмагына шөреп тә тагылган. Менә ичмасам шатлык. Алдакчының шаһиты үзе белән дигәндәй: „Менә самолеттан хат ташлап киттеләр, адресы сезнеке. Фәкатъ Әдис абыйдан булырга тиеш,”— дип хатны укый башлый: „Инәй, мин әле генә үзебезнең авыл өстеннән очтым, бер биш минуттан тагы урарга тиешмен, ишек алдына чыгып кул болга, минем сине бик күрәсем килә. Улың Әдис”.
Бу юлларны укып бетүгә янә самолет тавышы ишетелә. Динар абый белән кодагый йөгереп урамга ук чыгалар, самолет түбән генә очып китә. Кодагый каш өстенә кулын куеп самолет күздән югалганчы озата да: „Бу действительне Әдис, „—дип куя.
„Кызыл Байрак” һәм „Үрнәк” колхозы басуларына кукурузникларның ашлама сиптергән вакыты булган икән бу.
Шушы вакыйгадан соң җизни гади Әдис түгел, ә „действительный Әдис” булып киткән.
Тәнзилә НАЗАРОВА.