Республикада ЮХХДИ «җомга» рейдлары үткәрә

21 Июль, 2017 - 14:21

Җомга көнне ЮХХДИ хезмәткәрләре республика җирлегендә традицион рейдлар уздыра. Искәртү чаралары Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга һәм аларга юл куймауга юнәлтелә.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, республика Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә автоһәвәскәрләргә мөрәҗәгать итеп игътибарлы һәм сак булырга, һәр чак юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырганнар, бу аларның үзләрен генә түгел, туганнары һәм якыннарының да гомерен саклап калырга ярдәм итәрен хәтерләренә төшергәннәр.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзләрен тоту тәртибе кагыйдәләре хакында искә төшереп үтик: юлга чыгар алдыннан транспортның техник торышын тикшерергә, тизлек режимын үтәргә, рульдә чакта игътибарны читкә юнәлтмәскә, хәрәкәт иткәндә һава шартларын һәм асфальтның торышын исәпкә алырга кирәк.