„СУСЫЗ КАЛАБЫЗ, ДИП КӨЯСЕ ЮК ХӘЗЕР”

21 Июль, 2017 - 12:26

Чуртанлыкүл авылына су үткәргеч линияләр 1996 елда сузылган иде. Теләге булган һәм кулыннан килгән хуҗалар күптән инде өйләренә су кертү хәстәрен күргән. Ләкин соңгы елларда су бирү башнясы тишелеп чуртанлыкүллеләрнең, аеруча башняны карап тотучы Рәис Йосыповның һәм аңа ярдәмгә килүче егетләрнең „үзәгенә үтә”.

Бу мәсьәләне хәл итү үтенече белән гомум җыелышта халык район Хакимияте башлыгына да мөрәҗәгатен җиткерә.

Һәм, ниһаять, җитәкчелек игътибары һәм урындагы хуҗалык тырышлыгы белән Чуртанлыкүлдә су бирү башнясы куелды.

Тишекләре ямалган, чөй тыгылган, искергән башня төзек җиһазга алыштырылды.

Бу эш район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тарафыннан шәхси контрольдә тотылды.

Бу хакта тулырак язманы гәзитнең киләсе саныннан укырсыз.

Рәсемдә: Өлкән буын вәкилләре авылдагы проблемаларны чишүдә хәстәрлекне күрә белә һәм эшне башкаручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

Әлфир ГАЙСИН фотосы.