ТАБИБ, ФЕЛЬДШЕР, ВОДИТЕЛЬ ВАКАНСИЯЛӘРЕ АЧЫК

21 Июль, 2017 - 12:23

Үзәк район дәваханәсенә бүгенге көндә табиблар: биш терапевт, өч педиатр, инфекционист, хирург, балалар хирургы, балалар урологы, анестезиолог-реаниматолог һәм акушер-гинеколог, ике фельдшер, водитель, шулай ук өч фельдшер-акушер пунктына фельдшерлар таләп ителә.

Табибларга — 35 - 38, фельдшерларга — 18, водительгә — 10 мең сумнан алып һәм аннан югарырак хезмәт хакы түләнә.

Табибларның һәм фельдшерларның хезмәт хакын исәпләгәндә өстәмә стимульләштерү түләүләре, 25 процент авыл, 15 процент урал, стаж өчен — 1, югары категория өчен — 0,3, 1нче категория өчен — 0,2, 2нче категория өчен 0,1 процент күләмендә коэффициентлар кулланыла.

Водитель хезмәтен бәһалаганда да өстәмә стимульләштерү түләүләре, урал коэффициенты, стаж өчен бер процент өстәп түләү каралган.

Фельдшер-акушер пунктларында эшләргә теләк белдерүчеләргә „Земство табибы” программасы буенча акчалата түләү мөмкинлеге бар.

Үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге.