Малларны... “Электропастух” көтүли

21 Июль, 2017 - 11:42

Заман алга барган саен тормышыбызга яңалыклар үтеп кереп кенә тора. Авыл җирендә ихатасында мал-туар асрап көн күргән кешенең үзәгенә үткән проблема — җәйләрен малларны көтүләү. Коеп яңгыр явамы, чиратың җитсә, көтүгә чыкмый чараң юк.

Кемдер шәхси машинасы белән чыга көтүгә. Явып торганда утырып ышыклана ала. Җәяүлегә икеләтә авыр. Өс-башы юешләнә. Өшеп, авырырга да күп кирәкми.

Соңгы елларда шәхси эшкуарлар, крестьян(фермер) хуҗалыклары бу максатларда заманча җайланма — “Электропастух” куллана башлады. Районда чикләнгән җаваплылыктагы “Ватан” җәмгыятендә, “И.Ә. Саяпов” шәхси паредприясендә бу җайланманың уңайлыкларын сынарга өлгерделәр инде.

Нәрсә соң ул электр көтүчесе? Бу җайланма махсус генератор ярдәмендә эшли. Моның өчен көтүләнәсе мәйдан (болынның) бер өлеше киртәләп алына, генератор ярдәмендә чыбыкларга зур булмаган көчәнештәге электр тогы җибәрелә.

Сыер малы, билгеле, кызыксынуын “эшкә җигеп”, килеп борынын төртсә, аны ток тота. Ә бер тапкыр ток тотудан сикереп җибәргән мал ул урынга икенче тапкыр якын килми. Һәм, әлбәттә, чыгып та китә алмый.

Шулай итеп, маллар, көнозыны үзаллы көтүләнәләр.

(Фото Интернет челтәреннән).