Быел районның биш авыл җирлеге Урындагы башлангычларны хуплау программасына үтте

21 Июль, 2017 - 09:55

Республикада узган елда башлангыч алган яңа программа чикләрендә быел да эш дәвам иттерелә. Быел районның биш авыл җирлеге конкурсны уңышлы үтте.

Программаны тормышка ашыру эше кураторы, районның финанс идарәсе начальнигы Альбирт Хәмитов белдерүенчә, программа чикләрендә Ялангач авыл җирлегендә су белән тәэмин итү башнясы тергезеләчәк, Тучыбай һәм Нөркә авыл җирлекләренә караган авылларда зират рәшәткәләре яңартылачак, Көнтүгеш авыл җирлегенә караган Иванай авылында клуб бинасы ремонтланачак, Штәнде авыл җирлегендә урамнарны яктырту чарасы күреләчәк.

(Фото редакция архивыннан).