„Зөһрәбездән уңдык”, диләр

21 Июль, 2017 - 09:33

Иштирәк, Чишмә авыллары фельдшеры Зөһрә Сәлимовага бар авыл халкы рәхмәтле. Редакциягә килгән хаттан бу ачык күренә.

Штәнде авылы кызы Зөһрә Минкарам кызы Бөре медицина училищесына фельдшер-акушер бүлеген яхшы билгеләргә тәмамлый.Мата, Асавка авылларында фельдшер була. 2000нче елдан алып ул Иштирәк фельдшер-акушер пунктында эшли. Югары категорияле ак халатлы эше белән горурланалар. Хаттан өзек китерәбез.

„Зөһрә бөтен барлыгын биреп халык өчен эшли. Көн-төн дими, ял дими, авырганнар янына ашыга. Килеп эндәшү белән яшәүгә өмет уята. Ул дөрес итеп диагноз куя. Башкала врачлары куйган диагноз Зөһрәбез куйган диагноз белән туры килә. Мондый кыз үстергәннәре өчен Зөһрәнең әти-әнисенеә чиксез рәхмәтлебез,—диелә хатта.

Бу хакта тулырак язманы гәзитнең киләсе саннарының берсендә укырсыз.