Республика Башлыгы Хакимияте балтачларны кабул итәчәк

20 Июль, 2017 - 15:08

4 август көнне Республика Башлыгы Хакимияте шәхси сораулары буенча киңәйтелгән форматта гражданнарны кабул итүне оештыра.

Кабул итүдә шулай ук республика прокуратурасы, Уфа шәһәре юристларының „Социаль проектлар үзәге” ассоцияциясе, РФ Пенсия фондының Башкортстандагы бүләкчәсе, „Медико-социаль экспертизаның баш бюросы” учреждениесе вәкилләре, шулай ук:

Республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Саулык саклау, Мәгариф, Торак-коммуналь хуҗалыгы, Урман хуҗалыгы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, Табигатьтән файдалану һәм экология, Авыл хуҗалыгы министрлыклары, Төзелеш һәм архитектура, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге дәүләт комитеты җитәкчелеге катнаша.

Гражданнар 11.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр, Иске Балтач авылы, Совет урамы, 48 санлы йорт адресы буенча кабул ителә.

Үзегез белән паспортыгызның булуы шарт.

Алдан язылу вакыты 9.00 — 17.30 сәгатьләрдә (төш вакыты 12.30 —14.00 сәгатьләрдә). Телефон: 8 (34753) 2-00-57.

Ял көннәрендә: 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 8 (34753) 2-19-61.

Белешмәләр өчен телефоннар: (347)280-81-06, (347)280-81-10.