Аяк-кулларыгыз сызламасын!

20 Июль, 2017 - 11:41

Хәзер күп кеше аяк-кул сызлануына зарлана. Минем дә армиядән соң кинәт кенә аякларым сызлый башлады. Үзем сихәтен күргән бер рецепт белән уртаклашасым килә.
Бер пакет усак (осина) яфрагы җыеп алып кайтырга кирәк. Кояшка җәеп сал. Сап-сары булып пешкәч, тирән таска сал. Өстенә кайнап торган су сал. Төнәтмәнең эсселеге аякны пешермәслек булгач, тубыкка кадәр аякларны тыгып утыр.
Болай иткәндә авыруның бармак очларыннан чыкканы сизелә. Беренче тапкырда ук авыру юкка чыга. Профилактика өчен аякларымны ике тапкыр усак суында тоттым. Авыру нык көчле булса, хәтта яфракны 40 усактан яфракны җыю мөмкин, диләр.