„Алтын башак”та икенче смена тәмамлана

20 Июль, 2017 - 10:58

Районның „Алтын башак” балаларны җәйге ял иттерү лагеренда иртәгә икенче агым тәмамлана.

Төрле авыллардан җыелган 88 бала биредә үткәргән көннәр эчендә яңа дуслар тапты, күңел ачу программаларында, тәрбияви чараларда катнашты, сәләтләрен ачты.

Малай һәм кызларга яңа истәлекләр, яңа дуслар бүләк иткән лагерь белән хушлашу тантанасында район җитәкчеләренең, ата-аналар һәм башка кунакларның катнашуы көтелә.

Икенче смананы ябу тантанасы иртәгә, 21 июль көнне, 11.00 сәгатьтә башлана.