Районда ВИЧ авырулы кешеләр саны узган ел дәрәҗәсендә

19 Июль, 2017 - 16:11

Үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Рәскать Искәндәров биргән мәгълүматлар буенча, районда ВИЧ авырулы кешеләр саны агымдагы елның беренче яртысында узган елгы дәрәҗәдә сакланган.

Мәкерле авыруны йөрткән 24 кешенең 11е даими рәвештә район җирлегендә яши, калганнары Балтач районында исәптә торсалар да, чит җирләрдә гомер итә.

Авыруларның җенесенә килгәндә, яртысы ир-атлар, яртысы — хатын-кызлар. Арада гаилә парлары да бар.

Иң өлкән хатын-кыз 1963 елда туган, аннан кала — 1972 елгы ир-егет һәм 1977 елгы хатын-кыз. Калганнары — аннан яшьләр.

—Исәптә торган авыруларга аңлату эшләре алып барабыз. Алар
даими контрольдә торалар. Диспансерлау үтәләр. Анализларын тикшереп торабыз, — ди Рәскать Шәмсулла улы.