Күпфункцияле үзәкләр белән эш итү нәтиҗәле

19 Июль, 2017 - 11:40

Русия Федерациясе хөкүмәте Карары белән Русия субъектларында бизнесны алып бару һәм инвестицияләр җәлеп итүне күтәрү процедураларын гадиләштерүнең максатчан модельләре расланган иде.

Бу документка ярашлы, Русия төбәкләрендә инвестиция климатын яхшыртуга, бизнесны алып бару процедурасын гадиләштерүгә тәэсир итә торган төп хәрәкәтләр һәм юнәлешләрне билгеләгән унике модель тормышка ашырыла. Күчемсез милеккә кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү дә шул юнәлешләргә керә, алар буенча шулай ук тиешле модельләр булдырылган.

Росреестрның республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнизә Шәйбакова белдерүенчә, хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча максатчан модельләрдә, күчемсез милек сатып алганда, аны рәсмиләштергәндә, эшкуарлар өчен барлык адымнар да исәпкә алынган.

Мисал өчен, күчемсез милекне дәүләт теркәвенең максатчан моделе биш төп күрсәткечне үз эченә ала. Ә соңгылары шартлы рәвештә ике җаваплылык зонасына бүленә: хокукларны теркәү органы (Росреестр) җаваплылык зонасына, субъектның урындагы үзидарә органнары һәм дәүләт власте органнары җаваплылык зонасына.

Мондый күрсәткечләргә Росреестрның хокукларны күпфункцияле үзәкләр аша дәүләт теркәве кебек хезмәтләрне максималь күрсәтүе дә керә. Быелгы елда контроль күрсәткеч — 70 процент. Әлеге вакытта бу хезмәтне Башкортстанда Росреестрга мөрәҗәгать итеп гариза бирүчеләрнең 99 проценты күпфункцияле үзәкләр аша ала. Хокукларны дәүләт теркәве яки дәүләт кадастр исәбе турында гаризалар саны күпфункцияле үзәктә 1 тәрәзәгә көненә 2,22 кеше туры килә. Бу күрсәткечнең максатчан билгеләнгән саны көненә 19 кеше.

Күп гариза бирүчеләр өчен дәүләт теркәвен үткәрүнең срогы да әһәмиятле. Росреестр идарәлегенең эчке резервларны куллану нәтиҗәсендә хокукларны дәүләт теркәвен үткәрүнең фактик вакыты 6 көнгә тиң. Күпфункцияле үзәкләр аша бирелгән гаризалар буенча каралган күрсәткеч 7—9 көн.

Әгәр дә гариза бирүчегә үзенең күчемсез милек объектларын дәүләт теркәве турында документларны тагын да тизрәк алырга кирәк икән, бу хезмәтне күрсәтүнең электрон вариантын кулланып, 2 көнгә дә сыярга мөмкин. Моның өчен Росреестр порталы аша документларны үзаллы бирергә, яки электрон рәвештә дәүләт теркәвенә документлар бирүгә консультация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Максатчан модельдә бер күрсәткечтә дәүләт теркәвеннән баш тартуларның өлеше, дәүләт теркәвенә бирелгән гомум гаризалар санының 1,2 процентыннан артмаска тиеш дип каралган. Бүгенге көнгә Идарәдә мондый гаризалар өлеше 0,89 процентка кадәр кимеде. Бу күрсәткечкә ирешү турыдан-туры гражданнар һәм юридик шәхесләр китергән документларның сыйфатына бәйле. Шуны истә тотып Росреестр белгечләре күпфункцияле үзәкләр хезмәткәрләре өчен семинарлар, мастер-класслар, даими рәвештә хокукый консультацияләр үткәрәләр.

Хокукларны дәүләт теркәве турында туктатылган гаризалар өлеше буенча максатчан күрсәткечкә дә ирешелде. Башкортстанда ул 6,6 проценттан артмый.

Светлана ХӘБИРОВА, республика Росреестр идарәлегенең Балтач, Борай районнары буенча муниципальара бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты.