Районның ветераннар корпусы тагын бер югалту кичерде

18 Июль, 2017 - 11:39

Районның ветераннар корпусы, киң җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде — гомеренең күп елларын райондагы җитәкче вазифаларда үткәргән Рафаил Фәтхлислам улы Ульданов 70нче яшендә вафат булды.

Рафаил Фәтхлислам улы 1948 елның 28 маенда районның Усман авылында туа. Урта мәктәптән соң агрономия белгечлеге буенча Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын Иске Балтач авылындагы 11 санлы авыл хуҗалыгы һөнәрчелек училищесы преподавателе сыйфатында башлый. 1976—1981 елларда районның үсемлекләрне саклау станциясе начальнигы була. 1981—1985 елларда Рафаил Фәтхлислам улы авыл хуҗалыгы идарәсенең җир корылышы белгече, 1985—1986 елларда шул ук идарәнең мал азыгы җитештерү буенча начальник урынбасары, 1986—1987 елларда Иске Балтач авыл Советы башкарма комитетының рәисе була. 1987—1989 елларда районның агросәнәгать берләшмәсендә проект-смета төркеме инженер-сметчигы, 1989—1990нчы елларда КПСС район комитеты инструкторы вазифасында уңышлы эшли.

Язмышын туган җире белән бәйләгән Р. Ульданов, кайда билгеләсәләр, шунда көч сала. 1990—1997 еллар аның хезмәт биографиясендә икмәк кабул итү предприятиесе директоры, 1997—1999 еллар район Хакимияте башлыгының кадрлар буенча урынбасары, 1999—2001 еллар юл төзү механикалаштырылган күчмә колонна начальнигы вазифаларында эшләгән еллар буларак уела. 2002 елда җир ресурслары һәм җир төзелеше комитеты рәисе, 2003—2005 елларда шул ук комитет белгече була.

Рафаил Фәтхлислам улы оста оештыручы, принципиаль җитәкче, үз җиренең патриоты иде. Тормышны, кешеләрне яраткан Рафаил Фәтхлислам улы менә дигән гаилә башлыгы да булды. Тормыш иптәше белән ике бала үстерделәр.

Яхшы кеше Рафаил Фәтхлислам улы турында якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

И.Ә. Субушев, Ф.Ә. Хәбипов, Р.М. Вәлиев, Р.Ф. Акберов, Ф.Г. Рәхимов, Ш.М. Әхмәдуллин, А.Ә. Хәмитов, Ш.Р. Муллагаалиев, Г.Ф. Фәтхуллин, Г.К. Сәрвәртдинов.