Райондагы демографик хәл узган ел дәрәжәсендә

17 Июль, 2017 - 11:29

Районда агымдагы елның алты аенда 103 сабый якты дөньяга килгән. Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында бу күрсәткеч 102 бәбигә тиң иде.

Быелгы 6 айда 161 кеше бакыйлыкка күчкән, узган елның шул чорында 179 кеше вафат булган.

Агымдагы елның беренче яртысында районда яшәгән 33 пар гаилә корган, узган елның шул чорында бу саннан икеләтә күбрәк пар законлы никахка кергән.

Быел 28 пар аерылышкан, узган елның беренче яртысында 17 гаилә таркалган булган.

Мәгълүматлар район Хакимиятенең ЗАГС бүлегеннән алынды.