Эшкуарлар сөйләшүгә җыела

13 Июль, 2017 - 14:52

Иртәгә, 14 июльдә республиканың шәһәр, районнарында муниципалитет башлыклары карамагындагы Координация советларының утырышлары үткәрелә. Чараның төп темасы – законсыз эшкуарлык эшчәнлеген легальләштереү.

Бу башлангыч республиканың эшкуарлык оешмалары ассоциациясе тарафынан тәкъдим ителгән иде. Ассоциация урыннарда эшкуарлык мәсьәләләрен тикшергәннән соң республиканың Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетына барлык муниципалитетларда бер үк көн тәртибе белән Координация советларының утырышларын үткәрү башлангычы белән чыкты. Дәүләт комитеты хакимиятләргә 14 июльдә Эшкуарлык буенча координация советы утырышын үткәрергә, анда законсыз эшкуарлык эшчәнлеген легальләштерү мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим итте.

Эшкуарлык оешмалары ассоциациясендә белдерүләренчә, мондый утырышларны бер көнне үткәрү эшкуарларга хакимият вәкилләре белән бәйләнешне ныгыту, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирәчәк.

Безнең районда семинар 11.00 сәгатьтә, район Хакимиятенең утырышлар залында башланачак.