Әйтерсең, дистә еллар үтмәгән...

13 Июль, 2017 - 11:16

Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур мизгеле. Аны искә алу исәбе белән Нөркә урта мәктәбен 1984 елда тамамлаган сабакташлар очрашу кичәсенә җыелды.

Бу сыйныфта Нөркә авылыннан 17 бала — 9 кыз һәм 8 малай укый. Башлангыч мәктәпне тамамлагач аларга Усман һәм Имән авылларыннан 21 малай һәм кыз кушыла. Бердәм сыйныфта 38 укучы белем ала. Унынчы сыйныфны тамамлайлар (кызганыч, әмма арадан икесе бүген гүр иясе инде).

Бүген бу сыйныфташларга 50 яшь тулса да, күңелләре унсигездә. Мәктәпне тамалагач төрле якларга таралалар. Иң еракта төпләнгәне Северобайкальск шәһәрендә, ә иң якыннары туган авылларында нигез яңартып яшиләр.

Нинди яклары белән истә калган соң аларга Нөркә урта мәктәбендә белем алган еллар?

Очрашу сәгатьләрендә алар барысын да хәтерләрендә яңарттылар.
Бер кызыклы очрак: кайвакыт рус, татар теле дәресләреннән 38 укучы бер эчтәлекле сочинение язган. Моның сере билгеле: бер-берсе өчен җанын бирергә әзер сабакташлар язылган әйберләрен үзара күчергәннәр. Язманы кызгану күзәтелмәгән. Авыррак үзләштерелгән материалларны үткән көннәрдә дәфтәрләр партадан- партага, кулдан-кулга күчеп, ихластан кулланылган.

Һәр авыл баласы холкы ягыннан аерылган. Мәсәлән, Усманнар — эшчән, пөхтә, тырыш. Телгә дә, эшкә дә чатнап тора, ә Имән авылы балалары — сабыр, басынкы, уйчан, кешелеклерәк, романтиклар. Нөркәләр — күбрәк лидерлар, актив, оештыру сәләтенә ия, җыр-биюгә һәвәс булганнар.

Араларында сәләтлеләр күп була. Сыйныфның моңлы җырчылары, өздереп биючеләре башкаларны да илһамландыра. Мәктәп елларында бу сыйныф укучыларының 5 пардан бию коллективы туплана. Үзешчән сәнгатьтә алдынгылыкны бирмиләр. Егетләр вокаль-инструменталь ансамбле дә оештыралар хәтта.

Очрашу кичәсен Фәгыйлә Набиева ачты. Ул сыйныф журналындагы исемлек буенча һәр кешене сәламләде. Ә кичәне Наил Фаридорнов алып барды. Бәйрәм шулкадәр матур үтте, бер-берсенә булган сагыну хисләре олы ихтирамга әйләнде. Сыйныфташлар мәктәп елларының иң истә калган вакыйгаларын уртаклашты. Алар, әйтерсең, үсмер чакларына кайттылар. Дөнья мәшәкатьләрен артка куеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Очрашу кичәс яшь чакларында җырланган матур җырларга күмелде. Ринаф Шайбәков һәм Глүзә Солтанова җыр-күчтәнәч бүләк иттеләр. Очрашу минутларында шуңа игътибар иттем: бу абый-апаларның мәктәп елларыннан килгән бердәмлек, татулык әлеге көнгә кадәр сакланган.

Шөкер, сыйныфташлар барысы да тормышта үз юлларын тапканнар. Араларында укытучы, мәктәп директоры, шәхси эшкуар, медицина хезмәткәрләре, гади эшчеләр бар. Ләкин кем генә булсалар да, бүгенге катлаулы тормышта үз кыйблаларын югалтмаганнар, чын кеше булып кала белгәннәр. Нинди генә өлкәдә хезмәт куйсалар, кайда гына яшәсәләр дә аларны бер нәрсә берләштерә: алар – сабакташлар. Һәммәсенең дә күзендә, сүзендә Нөркә урта мәктәбе, укытучылары белән горурлану, аларга карата кадер-хөрмәт, олылау-зурлау хисләре балкый.

“ Сыйныф җитәкчеләреннән дә уңдык. Алар—безне, без аларны ярата, хөрмәт итә идек. Арада иң матур истәлекләр калдырганнары: Ренат абый Хаҗиев, Рәфис абый Шакиров, Әгъзам абый Вәлиев, Флидә апа Хәйруллина һәм Галия апа Гәрәйшиналар булгандыр. Ә башлангыч сыйныфта безне хөрмәтле Факия апа Гыйләҗева укытты. Гаҗәеп сабыр, якты күңелле, иҗади, матур, гадел кеше иде. Мин аның бер вакытта да тавыш күтәреп эндәшкәнен хәтерләмим. Никадәр матур җырлар өйрәтте ул безгә! Аның күп матур гәмәлләре безгә сеңгәндер һәм тормышыбызда ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Аллага шөкер, Факия апа бүгенге көндә исән-сау, матур гына яшәп ята, без аның өчен бик шат”,— ди Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова.

Җылы очрашу мизгеле узып та китте. Күңелләрендә якты истәлекләр, сагынганда карарга фотолар калды. Сыйныфташларны барлап җыйган Наил һәм Римма Фаридоновларга, Данил һәм Әдибә Нәҗметдиновлар, Фәгыйлә Нәбиева, Фәйрүзә Солтанова һәм Фәния Сафинага зур рәхмәт җиткерде сабакташлары.

Радим ГЫЙЛӘҖЕВ.

Комментарии

Радим үскәнем! Зур рәхмәт. Бик матур булган. Булдыргансың. Фотоларың өчен дә зур рәхмәт.