Бар өмет — сусыл азыкларда

12 Июль, 2017 - 15:29

Бүгенге һава шартларының тотрыксызлыгы кемне генә борчуга салмый икән?!
Су эчендә утырган үләннәрне ексаң да, тезмәләр кипми ятып, сыйфатын югалтачак.

Әмма районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре катлаулы хәлдән чыгу юлын табарга тырыша. Басуларда өлгергән яшел массаны урып-ваклатып сенажга салалар.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бу көнгә районда 7949 тонна сенаж тупланган. Планга карата, 42,9 процентка тиң бу.

Ә „Востов” җәмгыятендә планны 139,5 процентка җиткергәннәр. „Правда” яшел уракчылары да темпны югары тота. „Р.Ш. Дильмиев” шәхси предприятиесе фермалары азык ихаталарында да запас артканнан-арта бара.

Шул ук вакытта сенаж салуга тотынмаган җәмгыять һәм хуҗалыклар да бар әле...