Ә сез каен җиләге җыйдыгызмы әле?

12 Июль, 2017 - 10:12

Көтеп алган җәй җылы кояшы белән сөендерми әле. Айлар буе дәвам иткән койма яңгырлар, салкын көннәр быелгы уңышка да кире тәэсир итәр, мөгаен.

Урман-кырларда ел саен балланып пешкән каен җиләген генә алыйк. Узган елда чиләкләп җыйган җиләклекләрдә быел печән уңган, җиләкнең әсәре дә юк...

—Узган җәйдә унике чиләк җиләк җыеп саткан идем. Быел сатарга түгел, үзебезгә җитәрлеген дә әллә җыеп була, әллә юк, — дип борчыла тынгысыз хуҗабикә, гәзитебезнең тугры дусты Фәридә апа.

Ә сез каен җиләгенә бардыгызмы әле?