«Алтын башак»та бүген Балалар сабантуе!

12 Июль, 2017 - 09:52

Районның „Алтын башак” балаларны савыктыру һәм ял иттерү җәйге лагеренда икенче агым дәвам итә.

Үсеп килүче буын вәкилләренең биредә үткәргән һәр көнен мавыктыргыч та, фадалы да итүгә күп көч салына.

Бүген, 12 июльдә, көннең икенче яртысында лагерьда Балалар сабантуе үтәчәк. Чараны оештыручылар — районның яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты белгечләре үзенчәлекле программа әзерләгән.

(Фото редакция архивыннан).