1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты

11 Июль, 2017 - 16:28

Республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитетының карарларына ярашлы, агымдагы елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр арттырылды.

Яңа тарифлар буенча исәпләнгән квитанцияләр кулланучыларга август аенда киләчәк. Күпләребез бу үзгәрешләрне борчылу белән көтә. Ни өчен дигәндә, хезмәт хаклары арттырылмаган мәлдә, түләүләрнең бераз гына күтәрелүе дә, кесәләргә сизелерлек сугачак.

Соңгы елларда коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел,1 июльдән күтәрелә. Бу юлы бәяләр үсеше газ, электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, көнкүреш каты калдыкларын чыгаруга кагылды. Безнең районда халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре якынча 5-10 процентка арттырылды.

2017 елның 1 июленнән балтачлыларның чыгымнары

Коммуналь тарифлар:

Чикләнгән җаваплылыктагы «Балтач коммуналь хуҗалыгы» җәмгыяте:
Салкын су – кубометр өчен 36,8 сум
Җылылык:

Гкал. өчен — 1817 сум

Торак тарифлары:

Каты көнкүреш калдыкларын чыгару, кубометр өчен – 103, 6 сум.

Электр энергиясе

Чикләнгән җаваплылыктагы “Башкортстан энергия сату компаниясе” җәмгыятенең Балтач участогыннан алынган информация буенча, авыл җирендә яшәгән кулланучылар өчен кулланылган электр энергиясенә тарифлар якынча ун процентка арттырылды. Гади счётчик кулланган кулланучылар елның беренче яртысында квт./сәг. өчен 1,92 сум түләсәләр, 1 июльдән 2,01 сум түләячәкләр.

Ике тарифлы счётчик кулланган кулланучылар беренче яртыеллыкта көндезге тариф буенча квт./сәг. өчен 2,21 сум түләсәләр, елның икенче яртысыннын 2,31 сум түләячәкләр. Төнге тариф буенча (23.00 сәгатьтән 07.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында кулланылган электр энергиясе өчен) 1 июльгә кадәр квт./сәг. өчен 1,42 сум түләсәләр, 1 июльдән 1,55 сум түләячәкләр.

Кулланылган 1 кубометр табигый газ өчен тариф уртача 3,9 процентка арттырылды.