Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне нәрсәләр борчый?

7 Июль, 2017 - 10:11

Район Хакимиятендә торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үтте.

Аның эшендә республиканың торак һәм төзелеш күзәтүе дәүләт комитеты рәисе Илдар Шафиков, республика Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле үзәге җитәкчесе Анатлоий Дубовский, район Хакимияте башлыгының беренче урынбасары — авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, икътисад, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин катнашты.

Киңәшмә эшендә Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов, Идарә итү компаниясе — “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте директоры Фәдис Ибраһимов, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, күп фатирлы йортларның советлары рәисләре, йортларның өлкәннәре (старшие домов) катнашты.

Шамил Мөккамил улы районда торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә башкарылган эшләр белән таныштырды.

Район үзгендә әлеге вакытта иске су торбаларын яңаларга алыштыру эшләре дәвам иттерелә. Бер үк вакытта планлы рәвештә җылыту сезонына әзерлек алып барыла.

Районда 22 күп фатирлы йорт исәпләнә. Шулар арасыннан ике йорт җимерек хәлдә дип танылган. Аларда яшәүчеләрне күчерү мәсьәләсе каралуга юлланган.

Илдар Марат улы башкарма власть органы буларак, үзе җитәкчелек иткән комитетның проблемалы юнәлешләрдә эш алып баруын аңлатты. Шуларның берсе: күп фатирлы йортларны тәртиптә тоту. Аерым алганда, түләүләрнең дөрес кабул ителүе, капиталь ремонт мәсьәләләре карала, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрелә. Узган елда гына республикада 18 меңгә якын төрле бозулар ачыкланган. Аларның күпчелеге күп фатирлы йортларны тәртиптә тотуга кагыла.

Дәүләт комитеты рәисе чыгышында торак-коммуналь хуҗалыгы, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә кагылышлы үзгәрешләрне аңлатты һәм киңәшмәдә катнашучыларны ачык сөйләшүгә чакырды.

Анатолий Дубовский В. Путинның“май указына” ярашлы булдырылган җәмәгатьчелек контроле үзәге эшчәнлегенең асылын идарә итүче компания белән күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында арадашчы ролен үтәвендә, дип билгеләде. Районнарда да шундый ук үзәкләр булдырылган һәм эшли.

Тармакта дәвам иткән үзгәрешләр күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең Идарә итү кампаниясен сайлавына, аның белән килешү төзүенә, күрсәтеләсе һәр хезмәт турында алдан килешүенә бәйле. Сөйләшү барышында менә шушы “бушлык”ныңачы җимешләре өскә калкып чыкты да инде.

“Коммуналь хуҗалык” җәмгыятен район үзәгендәге күп фатирлы 22 йортның13ендә яшәүчеләр генә идарә итү кампаниясе итеп сайлаган һәм аның белән эшли, ягъни, ул күрсәткән хезмәтләрдән файдалана. Бу йортларга Идарә итү компаниясенең мастеры билгеләнгән. Ә калганнарында яшәүчеләр чыгымнарын экономияләргә теләп үз көннәрен үзләре күрергә карар иткәннәр һәм үзаллы гына хәл итә алмаслык проблемаларга юлыкканнар. Мәсәлән, Киров урамындагы 13 санлы йортның урам ягындагы бакча рәшәткәсен яңартуга ярдәм күрсәтүче юк. Кышкы айларда йортны кардан ачу да зур проблема. Сәбәбе: биредә яшәүчеләр Идарә итү компаниясен сайламаганнар, яки аның белән килешүдә һәр төр хезмәтне анык билгеләмәгәннәр. Шул ук урамдагы 11 санлы йортта яшәүчеләр дә Идарә итү компаниясе белән эшләүдән баш тарканнар һәм бүген килеп 50 ел дәвамында файдаланылган йортның җылылык торбаларын алыштыру проблемасын хәл итүдә ярдәм сорыйлар.

Совет урамындагы 46 санлы йортта яшәүчеләр йортны капиталь ремонтлатуга гариза биргәннәр. “Түләү кәгазьләре килү белән ике көн эчендә тиешле сумманы түлибез, әмма пеня исәплиләр. Бу ни хәл?”— дип борчыла биредә яшәүчеләр. Бу проблеманы башка йортларда яшәүчеләр дә күтәреп алды.

Комсомол урамындагы өч катлы яңа йортта яшәүчеләр подвалга керә алмаулары, чөнки подвалга ишекләр эшләнмәве, беренче катта урнашкан фатирларда дымлылыкның югары булуына зарландылар.

Шул ук урамдагы 64 санлы йортта яшәүчеләр яшен кайтарткычның булмавын, аны урнаштыру өчен кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген күтәрделәр.

Тагын бер проблема: күп фатирлы йортларның түбәләрен яңартып япканда вентиляция каналларының ябылуы. Газ ягулыгы белән җылытылган йортларда моңа юл кую катгый тыела. Һәм әлеге вакытта бу хатаны төзәтү эше бара.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең иң үзәгенә үткән проблема — тендерны читтә урнашкан оешманың җиңүе һәм һөнәри әзерлеге булмаган эшчәннәрнең сыйфатсыз эшеннән соңбиредә гомер итүчеләрнең еллар дәвамында иза чигүе. Әйтик, Сәнәгать урамында урнашкан 3 санлы йортның түбәсе ике ел элек алыштырылган, әмма ул төгәлләнмәгән һәм бүген түбәдән су ага.

Тагын бер бәла: күп фатирлы йортларныңэлекке хуҗалары үзләренең милкендәге фатирны башка кешегә вакытлыча калдырып читтә яшәүләре, вакытлыча яшәгән кешенең капиталь ремонт, башка хезмәтләр өчен түләүләрдә катнашмавы. Фатирларда яшәүчеләр, идарә итүче компания һәм ресурслар белән тәэмин итү оешмасы арасында килешеп эшләүнең аксавы сәбәпле, бер йортта яшәүчеләр подъездларында электр уты янмауга зарлана...

Сөйләшү ачык диалог рәвешендә барды. Һәр яңгыраган сорау, күтәрелгән проблема исәпкә алынды. Илдар Марат улы киңәшмәдән соңәйтелгән адреслар буенча йөреп, проблеманың асылы белән танышты. Сөйләшүгә йомгак ясап күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итүдә турыдан-туры үзләренең катнашуларын, Идарә итү кампаниясе белән берлектә эшләүләрен билгеләде.

Көннең икенче яртысында Илдар Шафиков район Хакимиятендә гражданнарны кабул итте.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.